Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар , 09:20

Заманча белем алу мөмкинлекләре арта

Уфа районының Алексеевка мәктәбе укучылары “Үсеш ноктасы” үзәгендә бик теләп шөгыльләнә.

Заманча белем алу мөмкинлекләре арта

Менә Яңа елга да аяк бас­тык. Үткән ел мәктәп укучылары һәм аларга белем бирүче укытучылар тормышына кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр, дәрестән соң оештырылган күңелле чаралар, үзенчәлекле сәяхәтләр, көтелмәгән очрашулар һәм, әлбәттә, ирешелгән уңышлар белән кереп калды. Уфа районының Алексеевка мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар тормышы да былтыр кызыклы вакыйгаларга бай булды. Алар үзләрен төрле чараларда, бәйгеләрдә лаеклы күрсәтте. Әлбәттә, уңышларга ирешүгә белем учагында заманча укыту мөмкинлекләренең барлыкка килүе, төрле юнәлештәге түгәрәкләрнең эшләп килүе дә ярдәм итте.

2019 елның сентябрендә Алексеевка урта мәктәбендә ”Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылган иде. “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик культура һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре” кабинетлары методик тәкъ­димнәр нигезендә җиһаз­лан­дырылган, күпфункцияле җиһазлар кайтартылган.


– Бу искиткеч шәп проект авыл мәктәп­ләрендә белем алучы укучыларны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгара. Әлеге үзәк аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, тикшеренү эшләре алып бару, кызыксынулары буенча төрле түгә­рәкләргә йөреп, сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бирә. Безнең укучылар шахмат, робот техникасы, конструкцияләү, социаль проектлау түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнә, – ди мәктәпнең “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Айгөл Миңнегулова.


Тематик модель өстендә эшләгәндә укучылар, математика, тирә-як мохит, сынлы сәнгать дәресләрендә алган белем­нәреннән генә файдаланып калмыйча, аларны тирәнәйтә дә. Аларга лего-кон­струкцияләү дәресләрендә алган белемнәре һәм осталыклары киләчәктә дә файдалы булачак.
Әлеге белем учагында туган телләр укытуга зур игътибар бирелә. Шунысы сөенечле: мәктәптә татар телен өйрәнүче укучылар саны да елдан-ел арта. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Резеда Хәмитова һәм Резеда Яхутова җитәк­челегендә укучылар Туган тел атналыгы, Шәҗәрә бәйрәме, концертлар, бәйгеләр оештырып кына тора.


— Безнең мәктәптә барлыгы 960 бала белем ала, шуларның 399ы татар миллә­теннән. 141 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Укучыларыбыз бик тырыш, сәләтле, мәктәптәге чараларда актив катнаша. 7 -14 декабрьдә узган Туган телләр атналыгында да балалар бик теләп катнашты, — ди Резеда Ризалүн кызы.
Башлангыч сыйныфларда татар телен 71 бала өйрәнә. Укытучылар әйтүенчә, татар теле, әдәби уку дәресләрендә “Әллүки” журналы аларга ярдәмгә килә. Укучылар журналдагы сынамышларны, табышмакларны бик кызыксынып чишә, әкиятләрне укый, шигырьләрне ятлый. Андагы биремнәр укучыларның уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.


Төрле милләт балалары укыган мәктәптә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бүленеп, тиешле шартлар тудырылуы аеруча сөенечле. Балалар үз туган телләрендә шигырьләр, җырлар өйрәнә, иҗат итә, гореф-гадәтләребезне белеп үсә.
“Әллүки”гә дәррәү язылган бу мәктәп укучыларының иҗат җимешләре журнал битендә дә урын алырына ышанабыз. Туган телгә изге хистә булган мөгалли­мәләргә, алар­ның тырыш укучыларына уңыш­лар, матур нәтиҗәләр телибез!

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова