+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Января 2022, 10:00

БДПУга - 55 ел!

Анда берничә юбилей чарасы үтте.

2022 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты төзелүгә 55 ел тула. 18 гыйнварда университетта югары уку йортының юбилеена багышланган берничә чара узды.

Русия «Белем» җәмгыяте мәйданчыгында, «Русиянең киләчәк буын укытучысы» универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында лекториум узды. Ул вузның 11 фәнни-популяр лекциясен үз эченә ала.

Лекция марафоны М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтовның котлау сүзләре белән башланып китте.
«55 ел эчендә республикада педагогик фән үсеш алды һәм үсүен дәвам итте. Юбилейга бик күп яхшы эшләр эшләнде, шуларның берсе - Русия "Белем" җәмгыяте белән берлектә лекторий ачылуы. "Белем" җәмгыяте үз тарихының төрле чорларын кичерде. Узган ел ул үзенең үсешендә бөтенләй яңа сулыш алды. Республикада “Белем” җәмгыятенең педагогия университетында урнашуы сөенечле. Безнең максат бер генә - бу белем бирү яшенә карамый. Аңлыйбыз бит, элек, бәлки, гомер буена бер югары белем генә җитсә дә, хәзер студентларга җиңел булмаячак. Чөнки бер югары белемнән тыш, үз квалификациясен даими нигездә арттырырга кирәк булачак, шул исәптән "Знание" җәмгыяте тарафыннан да үткәреләчәк чаралар ярдәмендә, - диде Салават Тәлгать улы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас