+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 гыйнвар 2022, 11:05

Студентлар өчен иҗади остаханәләр ачылды

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында вузга нигез салынуга 55 ел тулуга багышланган чаралар старт алды.

Студентлар өчен иҗади остаханәләр ачылдыСтудентлар өчен иҗади остаханәләр ачылды
Студентлар өчен иҗади остаханәләр ачылды

Юбилей көнендә БДПУда “Акмуллинские СОТы” (заманча белем бирү технологияләре)" дигән берничә кластерны ачу тантанасы булды. Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән университетта төрле юнәлештәге яңа лабораторияләр һәм үзәкләр, кабинетлар һәм күргәзмә мәйданчыклары булдырылган һәм модернизацияләнгән. Институтларда һәм факультетларда заманча белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү “Русиянең киләчәк буын укытучысы” программасы кысаларында Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын булдыру белән бергә гамәлгә ашырыла.

Кичә анда АРТ-кластер һәм экология кластеры ачылды. “АРТ-кластер — ул БДПУ колледжының сәнгать юнәлешендәге остаханәләре һәм лабораторияләре. Ул сынлы сәнгать, рәсемнәр, графика, декоратив-гамәли сәнгать остаханәләре, сынлы сәнгать теориясе һәм методикасы кабинеты һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр лабораториясен үз эченә ала. Биредә “Сынлы сәнгать һәм сызым”, “Башлангыч белем бирү” һәм “Мәктәпкәчә белем бирү" юнәлешләре буенча белем алучы колледж студентлары шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, остаханәләрдә мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла”, — дип сөйли БДПУ колледжының “Сынлы сәнгать һәм сызым” белгечлеге бүлеге мөдире Галина Козлова.

Табигый-география факультетында университетның туган көнендә “БДПУның экологик үзәге" фәнни-тикшеренү лабораториясе презентациясе узды. Лаборатория мөдире Ләйсән Йосыпова сөйләвенчә, андагы җиһазлар суга физик-химик контроль ысуллары белән анализ ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, спектрофотометр җир өсте һәм җир асты сулары торышына, анда сульфатлар, нитритлар, нитратлар, тимер, аммиак барлыгына, 10 күрсәткечкә якын анализ ясарга сәләтле.

“Акмуллинские СОТы" төрле юнәлешләр буенча кластерлар төзүне күздә тота: альгология һәм нанотехнологияләр, физика-астрономия, гуманитар, психология, спорт, экология буенча тикшеренү кластерлары. Алар барысы да университет юбилее елында ачылачак.

 

Фото: БДПУ сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас