+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2022, 14:15

Яшьләр дөрес юнәлеш сайласын!

Уфа ягулык-энергетика колледжы җитәкчелеге абитуриентлар белән очрашты.

Яшьләр дөрес юнәлеш сайласын!
Яшьләр дөрес юнәлеш сайласын!

Кичә Уфа ягулык-энергетика колледжында эшчәнлек өлкәсен сайлауда ярдәм итү һәм хезмәт базарында кирәкле белгечлекләр буенча һөнәри белем алу максатында 9нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

- Һөнәр сайлау - һәр кеше тормышында бик мөһим этап, шуңа күрә укучылар һәм аларның әти-әниләре бу мәсьәлә турында хәзер үк уйлана башлыйлар. Уфа ягулык-энергетика колледжы булачак абитуриентларга дөрес юнәлеш тотарга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Катнашучылар профориентация дәресендә булды, анда колледж тарихын өйрәнде. Белгечлекне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, колледжга кергәндә нинди документлар кирәклеге турында уку йортында мәгълүмат алырга була. Колледж укытучылары «Лаборатор химик анализ», «Химик технологияләр аппараты», «Электромонтаж», «Рекрутинг», «Бухгалтерия исәбе» компетенцияләре һәм «Яшь профессионаллар» хәрәкәтендә катнашуның ирешелгән нәтиҗәләре, шулай ук колледжның укудан тыш эшчәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук профориентация чарасы кысаларында укучылар сөтнең әчелеген тетриметрик ысуллар белән билгеләргә өйрәнде, «Графический дизайн» һөнәри сынавында укучылар Photoshop программасының төп мөмкинлекләрен белде, сурәтләр эшкәртү өчен төп инструментларны кулланырга өйрәнде.

Фото: vuzopedia.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: