+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2022, 12:20

Инвалид баланы мәктәптә онытып калдырганнар...

Бу хәл эвакуация вакытында булган.

Инвалид баланы мәктәптә онытып калдырганнар...
Инвалид баланы мәктәптә онытып калдырганнар...
Красноярск краеның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты мәктәптә киңкүләм эвакуация вакытында онытып калдырган инвалид кыз турында мәгълүматны тикшерә. Бу хакта төбәкнең балалар омбудсмены Ирина Мирошниковага сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Аңа кадәр “ТВК” порталы инвалидлыгы булган беренче сыйныф укучысын эвакуация вакытында мәктәптә калдырулары турында хәбәр иткән иде.

Ирина Мирошникова аңлатуынча, кызны онытмаганнар, ә борчымаска булганнар, чөнки соңгы көннәрдә Красноярскида белем бирү оешмаларына мина кую турында ялган мәгълүмат аркасында эвакуацияләр күп булган.

Бу очрак буенча Красноярск мәгариф идарәсе дә тикшерү үткәрә.

 
 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: