Анда мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин мәгариф системасын модернизацияләү турында сөйләде.
Республика бюджетыннан 2019-21 елларда матди-техник базаны ныгытуга 2,5 миллиард сум тирәсе бүлеп бирелгән. 1175 муниципаль гомуми белем бирү учреждениесендә бу акчага капиталь ремонт башкарылган. Әмма мәктәпләрне комплекслы ремонтлауга һәм җиһазлауга ихтыяҗ әлегә югары булып кала.
- Быелдан башлап, без мәктәп системасын модернизацияләү буенча федераль программада катнашабыз. Аның кысаларында 2026 елга кадәр республиканың 365 мәктәбе бинасын ремонтлау планлаштырыла. Алар, шулай ук, заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, - диде Андрей Назаров. - Федераль бюджеттан финанслау күләме буенча Башкортстан Русиядә 3нче урында тора – якындагы ике елга 4 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, 2022-23 елларда республиканың 40 муниципалитетында 103 мәктәп ремонтланачак.
– Бу мәктәп биналарын заманча укыту һәм тәрбия чаралары белән җиһазландырырга, гомуми белем бирү оешмаларының террорчылыкка каршы якланганлыгының норматив дәрәҗәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип өстәде Илдар Мәүлетбирдин.
Андрей Назаров 2023 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле объектларны арттыру һәм эш срокларын тизләтү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Фото: правительство.рб