22-25 гыйнварда Уфа укучылары, педагоглар һәм волонтерлар "Этнохаус" проект-экспедициясе кысаларында Русия халыкларының уеннары белән таныштылар. Проектның оештыручысы — Президент грантлары фонды ярдәмендә "Татарстан скаутлары" республика скаутлар үзәге" төбәк балалар иҗтимагый оешмасы.
Башкортстанда оештыручы булып "Тамыр" балалар һәм үсмерләрнең ял итү үзәге, шулай ук "Башкортстан скаутлары" иҗтимагый берләшмәсе чыгыш ясады. Алар балаларга кызыклы мәдәни һәм уен программалары әзерләгән.
Проектның максаты — Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның балалар-яшьләр мохитендә туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру, Татарстан скаутларының Русиянең милли мирасына иҗади мөнәсәбәтләрне формалаштыру буенча уңышлы эш тәҗрибәсен тарату.
Казан скаутлары аэропорттан ук ике катлы автобуста Уфа шәһәре буйлап экскурсиягә китте. Икенче көнне Башкортстан Республикасы Милли музеенда булдылар, Дәүләт академия урыс драма театрында "Акбузат" рок-операсын карадылар, шулай ук Уфа скаутлары белән "Башкортстанның милли кухнялары" лото уены уйнадылар. Өченче көнне яшьләр сәясәте өлкәсе педагоглары һәм волонтерлары өчен семинар-практикум узды, анда кунаклар Русия халыкларының 20дән артык онытылган уеннарын уздыру методикаларына өйрәтте.
Семинарда катнашучылар арасында Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина да бар иде. Ул, проект катнашучыларга халыклар турында стереотипларны җимерергә һәм музыка, уеннар, бию, һөнәрчелек рәвешендәге милли мәдәниятләрдә катнашучылар өчен яңа кыйммәтләрне арттырырга мөмкинлек бирә, дип саный.
Моннан тыш, өченче көнне Уфа шәһәренең үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр арасында Русия халыкларының өстәл һәм хәрәкәтчән уеннары буенча турнир үткәрелде. Анда 30 бала катнашты. “Тамыр” үзәге тәрбияләнүчесе Кирилл Шумайлов җиңүче исеменә лаек булды.
Тәҗрибә һәм методикалар белән уртаклашып, кирәкле җиһазлар алып, Уфа педагоглары һәм волонтерлары республика масштабында "Этнохаус" проектын тормышка ашыруларын дәвам итәчәк һәм мәктәп укучылары өчен этномәдәни өстәл уеннары буенча турнирлар сериясен үткәрәчәк.
Русия халык уеннары буенча бушлай уен турнирларын уздыру өчен гаризалар "Тамыр” үзәгендә 8(347) 216-59-45 телефоны буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Турнир 30 кешедән артык булмаган төркем өчен уздырылачак. Тәкъдим агымдагы ел ахырына кадәр актуаль. Шул ук номер буенча волонтерлар һәм өстәмә белем бирү педагоглары, шулай ук әлеге уеннарны үткәрергә өйрәнергә теләүче укытучылар да шалтырата ала.
Фото: op.bashkortostan.ru