+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 гыйнвар 2022, 06:55

Күпләр БДИга каршы

Русиядә күптән түгел социаль тикшеренү үткәргәннәр.

Күпләр БДИга каршыКүпләр БДИга каршы
Күпләр БДИга каршы
Русиялеләрнең күпчелеге Бердәм дәүләт имтиханнарына (БДИ) тискәре мөнәсәбәттә: гражданнарның 60 проценты аны гамәлдән чыгару яклы, ә 7 проценты хуплый. Бу хакта “Открытие” банкы үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

Күптән түгел Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның, имтиханны гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки ул җәзага тиң, дигән белдерүеннән соң, БДИ темасы буенча киң фикер алышу бара. Бастрыкин дөньяда иң яхшы совет мәгариф мәктәбен тергезергә тәкъдим итә. Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ул чакта Бастрыкинның киң күзаллауга ия һәм аның үз фикере булуын, ә бу өлкәдә җайга салу белән, төрле позицияләргә колак салып, Мәгариф министрлыгы шөгыльләнә, дип белдерде.

“Бердәм дәүләт имтиханы, 13 елга якын мәктәптә чыгарылыш имтиханнарының бердәнбер формасы һәм Русиядә югары уку йортларына керүнең төп формасы булып торса да, күпчелек кешеләрнең аңа мөнәсәбәте тискәре булып кала бирә”, — дип белдерә аналитиклар. Аларның мәгълүматларына караганда, һәр дүртенче граждан БДИга әйбәт карый, чөнки “аңа барысы да күнеккән”.

"Респондентларның 60 проценты фикеренчә, БДИны гамәлдән чыгарырга кирәк. Төньяк Кавказда аңа каршылар аеруча күп (75 процент), шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә (55 процент)”, — диелә тикшеренүдә. Русиялеләрнең тагын 7 проценты БДИ үткәрүгә битараф булуын белдерде. Банк агымдагы елның 13-19 гыйнварында 18-65 яшьлек мең русияле арасында 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә тикшеренү үткәргән.

“Рособрнадзор” декабрьдә хәбәр иткәнчә, быел БДИ 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак. БДИның расланган расписаниесенә төзәтмәләр кертү зарурлыгы турындагы карарлар эпидемиологик хәлдән торачак.

 
 
Фото: gazeta-brateevo.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас