+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 гыйнвар 2022, 08:10

Тәвәккәлдә тау көче бар!

Марат Килмөхәммәтов – нәкъ шундый егет.

Тәвәккәлдә тау көче бар!Тәвәккәлдә тау көче бар!
Тәвәккәлдә тау көче бар!
Соңгы елларда ир-егетләр укытучы булырга ашкынып тормый. Әмма азның кадере дә күбрәк була бит. Менә Кырмыскалы районының Олыкүл авылы егете Марат Килмөхәммәтов та үзенең киләчәген бу изге һөнәр белән бәйләргә карар иткән. Әлеге вакытта ул – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы студенты.

Әлбәттә, укытучы булу теләге анда балачактан түгел, күпкә соңрак, өлкәнрәк сыйныфларда укыганда барлыкка килә. Димәк, бу — төпле уйланылган, бизмәнгә салып үлчәнгән карар. Мәктәпләрдә шундый бер күркәм йола бар: кайдадыр ул “Дублер көне”, башка урыннарда “Үзидарә көне” дип тә йөртелә. Марат та шундый чарада үзен укытучы сыйфатында сынап карагач, ныклы фикергә килә: “Мин укытучы булам!”
Ә аңа кадәр аның күңеленә тагын бер идея тынгы бирми – ул бит юрист булырга, законнарны өйрәнергә һәм башкаларны якларга, ярдәм итәргә хыяллана иде. Шулай да тарих белән башлангыч сыйныфлардан ук кызыксынуы үзенекен итә. Әйткәндәй, егет билгеләвенчә, бу фәнгә сөюне иң тәүдә беренче укытучысы Нина Павлова тәрбияли. Аннары тарих укытучылары Алия Сабитова, Виктория Камратова да бу учакка ялкын өсти.
Хәзер инде югары уку йортының тарих факультеты студенты шундый юлны сайлавына һич кенә дә үкенми. Киресенчә, шушы һөнәрне сайларга, үзләштерергә ярдәм итүчеләрнең барысына да чиксез рәхмәтле ул. Минемчә, башкача булуы мөмкин дә булмагандыр, чөнки Маратның әнисе Руниза Хәмит кызы да — инглиз теле укытучысы, нәселләрендә дә бу һөнәргә хезмәт итүчеләр бихисап икән. Шул ук вакытта мәктәптә укыганда тарих һәм җәмәгать белеме буенча олимпиадаларда да даими призлы урыннар алган Марат. Ә инде мәктәпне тәмамлау белән максатлы юллама сорап, районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә. Егетнең шундый теләк белдерүен, билгеле, шатланып кабул итәләр, мәктәпләргә ир-егетләр бик кирәк. Шулай итеп, узган елда югары уку йорты студенты булып китә Марат Килмөхәммәтов. Тормышының шундый юнәлеш алуына ул бүген сөенеп бетә алмый. Ә бу – иң мөһиме.
– Монда бөтенләй башка, мавыктыргыч тормыш башланды. Көн саен ниндидер яңалык ачасың, яңа дуслар, тәҗрибәле укутучылар... Үзеңне үстерү өчен дә бик зур мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, биредә уку да зур тырышлык таләп итә, ләкин хыялыңны тормышка ашырганда андый авырлыкларга баш имәскә инде, — ди Марат.
Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки аның тормыш девизы да шулайрак яңгырый: “Ничек кенә авыр булмасын, һәрвакыт алга барырга!” Һәм егет шулай эшли дә. Ә авырлыклар егетнең тормышында, әле бик яшь булуына карамастан, аз булмаган, кечкенә вакытында ук берничә авыр операция дә үткәрергә туры килгән. Марат белән аралашканда шундый фикергә килдем: бик көчле рухлы ул. Шунысын да билгелисем килә: аның белән сөйләшеп туймаслык. Бераз оялчан булса да, шулкадәр ачык, ихлас кеше, дөньяга үз карашы, һәр нәрсәгә үз фикере бар, аны ул матур итеп тасвирлап бирә. Монысына да гаҗәпләнергә түгел: иҗатка гашыйк җаннар шундый була. Марат та искиткеч, хисләргә бай шигырьләр яза. Тормышындагы мөһим вакыйгалары белән бәйле туган иҗат җимешләрен ул, башлыча, “Бәйләнештәге” үзенең битендә урнаштырып бара.
Ә инде кулына диплом алгач, туган мәктәбенә эшкә кайтырга ниятли. “Туган авылымда яшәргә һәм эшләргә телим”, — ди Олыкүлне өзелеп яратучы егет. Шул ук вакытта фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнү турында да уйлана. Әйткәндәй, бу юнәлештә эшне башлаган да инде ул: университетта узган конференцияләрдә зур теләк белән катнаша.
Барысы да алда әле, сиңа бары тик уңышлар телисе килә, Марат! Куйган теләк-максатларыңа, һичшиксез, ирешәчәксең, чөнки моның өчен сәләтең дә, тырышлыгың да, ихтыяр көчең дә җитәрлек синең, ә иң мөһиме — теләгең бар. Үзеңне шундый күркәм һәм изге һөнәргә багышларга тәвәккәлләгәнсең икән, димәк, көчең дә җитәрлек!
 
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Кырмыскалы районы.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас