Башкортстан депутатлары балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә керү өстенлеге хокукы турындагы законга беренче укылышта төзәтмәләр кабул итте. Төбәк парламентының бүгенге утырышы барышында Башкортстан Гаилә кодексының 54нче статьясына үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр кабул итү өчен 89 депутат тавыш бирде, каршылар юк.
Төбәк парламентының Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Милана Скоробогатова билгеләп үткәнчә, хәзер билгеле бер мәктәпкә яисә балалар бакчасына кабул иткәндә бу уку йортында белем алучы абыйлары яисә сеңелләре булган балалар өстенлекле хокуктан файдалана. Тик шул ук вакытта Башкортстанның Гаилә кодексында балаларның яшәү урыны уртак булырга тиешлеге күрсәтелгән. Практикада әлеге сүзнең балаларның күпчелегенә үз хокукларыннан файдаланырга мөмкинлек бирмәве ачыкланды. Аерым алганда, әгәр балалар төрле адреслар буенча теркәлгән булса, мондый хәл килеп туа.
Яңа төзәтмәләр нигезендә әлеге чикләү бетереләчәк.
Моңа кадәр парламент спикеры Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, әлеге чара гаилә институтын ныгытуга, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә, балаларның сыйфатлы белем алу хокукын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.
Фото: Динар Кәлимуллин.