Агымдагы елның февралендә “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ел укытучысы” республика һөнәри конкурсы старт ала. Әлеге бәйге кысаларында беренче тапкыр “Укыту һәм тәрбия туган телдә алып барылган мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” дигән аерым конкурс үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар — Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Русия Федерациясе Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы.
Бәйге мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси яктан үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурсантларга өч тур узарга туры киләчәк: бәйгенең беренче туры "Конкурста катнашучының Интернет-ресурсы”; икенче тур — “Балалар белән педагогик чара".
Өченче тур өч биремннән тора: "Осталык дәресе”; "Педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү һәм ата-аналар белән һөнәри хезмәттәшлекне оештыру”; "Мәгариф сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле".
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 февраленә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://konkurs.irorb.ru/34/.
Конкурста катнашучыларның барысына да югары һөнәри осталык күрсәтүләрен һәм барлык сынауларны лаеклы үтүләрен телибез!
Фото: Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез балалар бакчасының архивыннан.