+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 гыйнвар 2022, 10:55

Укытучыларның акчасын үз кесәсенә сала барган

Башкортстанда мәктәп директоры суд каршына басты.

Укытучыларның акчасын үз кесәсенә сала барган
Укытучыларның акчасын үз кесәсенә сала барган
Уфа районы суды элекке директорга карата “Мошенниклык” мәддәсе буенча хөкем карары чыгарды.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2016 елдан 2019 елга кадәр бу гаепләнүче, мәктәп директоры буларак, мәгариф учреждениесе ихтыяҗларына акча җыю тәкъдиме белән 19 укытучыдан стимуллаштыручы түләүләрнең бер өлешен үзенә тапшыруны таләп иткән. Ай саен җыеп барылган акчалар 500 сумнан 5 мең сумга кадәр үзгәреп торган.

"Коллективның ышанычыннан явызларча файдаланып, ул 790 мең сумнан артык акча урлаган, аларны үз мәнфәгатендә кулланган. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган", — дип хәбәр итәләр күзәтчелек ведомствосында.

Суд аңа 4 ел да 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 
 
Фото: .bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: