Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжында уку йорты җитәкчелегенең Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре, инвестицияләр, эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Гүзәл Ситдыйкова һәм “Изостер” җәмгыяте директоры Альберт Кайбышев белән эшлекле очрашуы булды.
— Хезмәт базарындагы хәл эш бирүченең хезмәткәргә югары таләпләр куюын күрсәтә. Югары көндәшлекне үз эшен белүче югары квалификацияле хезмәткәр генә күтәрә ала. Хәзерге вакытта һөнәри белем бирү бизнес өлкәсе белән тыгыз бәйләнгән һәм социаль партнерлыкның глобаль программасы булып тора, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Чара кысаларында колледж һәм шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Колледж студентларын пыяла пакетлар һәм төзелеш конструкцияләре җитештерү буенча иң эре оешмаларның берсе булган “Изостер” җәмгыятендә түләүле практик әзерләүне оештыру турында килешенде. Колледжны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде.
— Әлеге очрашу колледжның матди-техник җиһазланышы безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының потенциаль эш бирүчеләргә тулысынча туры килүен тагын бер кат раслады, — дип билгеләп үтте колледж директоры Илдар Гомәров.
Фото: pravitelstvorb.ru