

Әлеге юнәлештә укучылар зур гына эш башкарып өлгергән дә инде. Мәктәптә "МультЛаб" күпфункцияле гамәли-фәнни кабинет булдыру өчен алар проект эшләгән, аны мәктәпнең гомум җыелышында барлык коллективка тәкъдим иткән.
"МультиЛаб" белем үрләрен яулауда укучыларга зур ярдәм күрсәтү өчен булдырыла, аның кысаларында дәресләрдән соң төрле фәннәр белән тирәнрәк шөгыльләнергә мөмкинлек туачак, ди әлеге проектның авторлары - 9-10нчы сыйныфлар укучылары Ирина Шаһалиева, Алсу Галиева, Элина Муллаярова, Алина Галинурова, Элена Галиева, Рафаэль Раимов, Марат Яппаров.
Дәресләрдән тыш фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү үзәге барлыкка килсә, укучыларның гамәли фәннәр белән кызыксыну, мавыгу дәрәҗәсе артачак, бу, үз чиратында, уку буенча өлгереш күрсәткечләрен тагын да яхшыртачак дигән фикердә алар. Шул ук вакытта гимназиядә төрле юнәлештәге тагын берничә проект тәкъдим ителгән, ә мәктәпнең гомум җыелышында нәкъ менә "МультиЛаб" хуплау тапкан, чарада катнашучыларның күбесе аның өчен тавыш биргән.
Гимназия укучыларының хыялы тормышка ашар, биредә киләчәктә фәнни-тикшеренү эшләре үзәге барлыкка килер дип ышанабыз.
Фото: Борайның 2 нче гимназиясе архивыннан.