

Билгеле булуынча, 13-14 гыйнварда Уфада туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы узды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында Бакалы районының Камышлытамак мәктәбеннән Азалия Шәвәлиева (11нче сыйныф, укытучысы — Фәридә Яппарова), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Чулпан Фәттахова (10нчы сыйныф, укытучысы — Зинфира Нурисламова), Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Диана Еникеева (9нчы сыйныф, укытучысы — Ирина Ергизова), Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Фазлетдинова (11нче сыйныф, укытучысы — Илмира Шакирова), Балтач районының Уразай мәктәбеннән Дилә Хәлиуллина (10нчы сыйныф, укытучысы — Эльмира Закирова), Шаран районының Базгыя мәктәбеннән Миләүшә Газизуллина (9нчы сыйныф, укытучысы — Фәйрүзә Матвеева) җиңү яуладылар.
Республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүген Казанда төбәкара олимпиадада үз көчләрен сыный.
“Пандемияне исәпкә алып, Мәскәү, Иркутск, Тверь, Кемерово, Томск төбәкләре өчен олимпиада онлайн узды. Бәйге биремнәре татар теле һәм татар әдәбияты өлешләреннән тора. Моннан тыш, иҗади бирем дә каралган: быел укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләячәк”, — дип белдерә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Биремнәрне Казан федераль университеты һәм Чаллы педагогия университеты галимнәре әзерләгән. Олимпиада биремнәре татар теле туган тел буларак укытылган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре өчен эшләнгән. Бүләкләү ике категория өчен дә аерым каралган.
Олимпиадада Русиянең 20 төбәгеннән 8-11нче сыйныфтан 160 укучы катнаша. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Җиңүчеләр һәм призлы урын алган укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашачак.
Төбәкара олимпиадага бүген йомгак ясалачак.
Укучыларыбызга уңышлар телибез!