+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 февраль 2022, 13:30

Китап укыйм, белем туплыйм!

Тиздән 100 еллыгын билгеләячәк Кандра авылы китапханәсе капиталь ремонттан соң эшчәнлеген яңа форматта җәелдерде.

Китап укыйм, белем туплыйм!Китап укыйм, белем туплыйм!
Китап укыйм, белем туплыйм!
Туймазы районының Кандра авылында искиткеч матур, җылы, заманча җиһазландырылган китапханә бар. Былтыр аның оештырылуына 96 ел тул­ган. Кандра авылы балалар китапханәсе — 1925 елда җәмәгать башлангычларында Кандра-Әмин авыл Советы бинасында оештырылган шундый беренче учреждение. Китапханә хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да эшен туктатмаган.

1956 елда Кандра районы Туймазы районы белән берләштерелә. Ә аннан соңгы елда Кандра-Әмин авылы Кандра эшчеләр бистәсенә әйләнә. Ул вакытка халык саны 1 меңнән 8 мең кешегә кадәр арткан. Ә китапханә өлкәннәр һәм балалар өчен аерым хезмәт күрсәтә башлый.
1982 елда алар өчен ярымподвал, әмма бик якты, иркен һәм төзеклән­дерелгән бина бүлеп бирелгән. Китап йорты бүгенге көнгә кадәр шунда урнашкан. Ул авылның мәгълүмати-белем бирү һәм ял үзәге булып тора. Анда кызыклы кешеләр, язучылар, шагыйрь­ләр белән очрашулар, тематик кичәләр, балалар бәйрәмнәре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүчеләр, локаль сугышларда катнашучылар белән “Батырлык дәрес­ләре” үткәрелә. 2015 елдан китапханәдә Сугышчан Хәтер музее эшли.
2019 елда учреждение яңа буын китапханәләре булдыру буенча “Мәдә­ният” гомумдәүләт проекты конкурсы җиңүчесе булды. Капиталь ремонт үткәргәннән һәм заманча җиһазлар сатып алганнан соң, Кандра авылы балалар китапханәсе, яңа буын китапханәсе буларак, башка форматта эшли башлый. Чыннан да, аны танырлык түгел! Бүген ул җиде зонага бүленгән. Балалар өчен интерактив җиһазлар куелган. Интерактив идәндә хәтта футбол уйнарга мөмкин. Зин­нәтле уку заллары, кино, документаль фильмнар карау, алар турында фикер алышу өчен махсус кинозал, зур экранлы холл, иҗади лаборатория — болар барысы да балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә, чакырып тора, китап уку телә­ген барлыкка китерә. Начар күрүчеләр өчен тифлоүзәк бар. Әйткәндәй, китап­ханә фондында 50 меңнән артык китап саклана, барлыгы 6 мең кеше йөри. Аларны 5 кеше хезмәтләндерә.
Китапханәдә Кандрада һәм тирә-як авылларда туган күренекле шәхесләргә багышланган бүлмә дә игътибарны җәлеп итеп тора.
— Зәвыклар төрле. Кемдер — тарихи романнар, икенчеләр мәхәббәт турында әсәрләр ярата. Классика һәрвакыт үз дәрәҗәсендә. Казаннан татар китапларын кайтарабыз. Хәзерге язучыларны да, татар классикларын да бердәй яратып укыйлар. Кандраның ике мәктәбе укучылары да китаханә юлына тузан төшерми. Сыйныфлары белән килеп, класстан тыш дәресләр үткәрәләр. Әле күптән түгел генә Акмуллага багышланган чаралар узды, сыйныфлары белән килделәр. Кеч­ке­нәләрне әниләре алып килә, бәлә­кәйдән китап­ханәгә йөргән бала­ның киләчәге дә шушында үтә­чәк, — ди өлкән китап­ханәче Галия Сакаева.
Бүген Кандра китапха­нәсе — балалар һәм өлкән­нәр өчен динамик мәй­дан­чык һәм заманча мәдәни үзәк, анда укырга, ял итәр­гә, яңа белем алырга, актив аралашырга, кызыклы кешеләр белән очрашырга, иҗади мөмкин­лекләрен ачарга, үз идея­ләрен тормышка ашырырга, социаль проектларда катнашырга мөмкин. Монда, санлы чор таләпләренә туры китереп, интерактив технологияләр, яңа мәгълү­мати хезмәтләр, тавышлы һәм тын зоналар белән заманча күпфункцияле китапханә киңлеге булдырылган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Туймазы районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас