+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 февраль 2022, 08:00

“Туган тел" Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак

Проект Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга һәм Халыкара туган телләр көненә багышлана.

“Туган тел" Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак“Туган тел" Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак
“Туган тел" Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак
БСТ телеканалы Башкортстан халыклары телләрендә яңгыраячак видеороликлар сериясен әзерли. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен укый. Проект Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган.

— Тиздән БСТ телеканалында " Туган тел”нең төрле телләрдә яңгыравын ишетәчәксез. Өстәвенә, төрле милләт вәкилләре үз милли киемнәрендә чыгыш ясый. Ягъни, тамашачылар шигырьне төрле телләрдә ишетеп кенә калмыйча, кызыклы аутентик костюмнарны да күрәчәкләр. Безнең проект — халыклар дуслыгы проекты, бу дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә хөрмәт күрсәтү, әдәби түгел. Без дусларга — Башкортстан халыклары ассамблеясеннән, Башкортстан халыклары дуслыгы йортыннан, БашДУ һәм М. Акмулла исемендәге БДПУдагы фикердәшләргә ярдәм итүләре һәм уртак эш алып барулары өчен рәхмәтлебез, — ди проектның продюсеры Наил Юнысов.

Сүз уңаенда, башкорт Википедиясендә 50 меңенче юбилей мәкаләсе нәкъ менә шушы шигырьгә багышлана. Башкорт телендә мәкаләне Украина википедиячесе Виктор Семенюк язган. "Туган тел" шигыренең урыс, белорус, украин һәм саха телләренә тәрҗемәләре билгеле. Быел исемлек тулыланды — хәзер ул кыргыз, төрекмән, казах, удмурт, мари һәм башка телләрдә дә яңгырый.

Тәрҗемәләр профессиональ тәрҗемәчеләр һәм һәвәскәрләр тарафыннан башкарылган. Аларның күпчелеге шигырьне үзе укый.
— Безнең өчен бу мөһим проект. Төрле халыклар вәкилләре Рәми Гариповның шигырен туган телләренә тәрҗемә итте, илнең төрле төбәкләрендәге экспертлар белән киңәшләштеләр. Тәрҗемә төрле, төгәл, ирекле стиль дә бар, әмма мәгънәсе бер: туган тел – һәр халыкның, бөтен кешелекнең төп байлыгы, — дип хәбәр итәләр Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре.

Оештыручылар проектны киңәйтергә ниятли. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Лариса Абдуллина сүзләренә караганда, “Туган тел” шигырен төрле телләргә тәрҗемә итү — бик яхшы идея, проект Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу елында киң колач алырга тиеш.
Шигырьнең тәрҗемәләре БСТ телеканалының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырылган. БСТ кушылырга тәкъдим итә: "Дуслар, әйдәгез, бергәләп бөек Рәми Гариповны искә алыйк, туган телләребезнең киләчәге турында уйланыйк, тагын бер кат укып, “Туган тел”не аңлыйк, шагыйрьнең васыятен ишетик. Һәркем — үз туган телендә. Без күпмилләтле илебезне яратабыз, кабатланмас, бөек туган телләребез белән горурланабыз! Ә сез?"— диелә мөрәҗәгатьтә.

Флешмобта барлык теләүчеләр катнаша ала, тәкъдим ителгән хештеглар: #МинеңРәми90 #РоднойЯзык2022#


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас