+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 февраль 2022, 11:45

ЦУР: Төньяк бистәсендә мәктәп төзелерме?

Благовещен шәһәренең Төньяк бистәсендә яшәүче балалар пычракта тукталышка кадәр җәяүләп чыгарга, ә аннары мәктәпкә бару өчен маршрутка көтәргә мәҗбүр.

ЦУР: Төньяк бистәсендә мәктәп төзелерме?ЦУР: Төньяк бистәсендә мәктәп төзелерме?
ЦУР: Төньяк бистәсендә мәктәп төзелерме?
Благовещен шәһәренең Төньяк бистәсендә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Балалар пычракта тукталышка кадәр җәяүләп чыгарга, ә аннары мәктәпкә бару өчен маршрутка көтәргә мәҗбүр.

Узган елның 19 августында Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары бистәдә яшәүче Гуля Викторованың шундый эчтәлекле мөрәҗәгатен күреп кала. Ул Төньяк бистәсендә балалы гаиләләр күп булуы турында сөйли һәм балалар хәвефсез генә мәктәпкә йөрсен өчен автобус бирүләрен сорый. Шуннан соң ЦУР Благовещен районы хакимиятендәге коллегалары белән элемтәгә кергән.

Бу гади генә хәл түгел. Төньяк бистәсе актив төзелә, юлларда зур йөк машиналары даими йөри. Маршрутны эшләтеп җибәрү өчен юлны ясарга, кирәкле юл билгеләре куярга кирәк иде. Бу - беренчедән.

Икенчедән, шәһәргә автобус бүлеп бирсеннәр өчен хакимият Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза юллаган.
Агымдагы елның 2 февралендә Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны 6нчы мәктәпкә йөртү өчен автобус бүлеп бирде, дип язды. Берничә ай элек, узган елның 15 ноябрендә, Төньяк бистәсеннән Благовещендагы 5нче мәктәпкә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын йөртү өчен "ГАЗ ИАЦ-1767А4" автобусы җибәрелгән.

Төньяк бистәсендә мәктәп булырмы? Башта ул планда булган. Әмма моның өчен финанслау кирәк, һәм аз да түгел. Әлегә Благовещен шәһәрендәге Инза бистәсендә яңа мәктәп төзү мөмкинлеген эзлиләр. 4нче һәм 5нче мәктәпләрне бушату Төньяк бистәсендәге балаларны урыннар белән тәэмин итү өчен эшләнә. Бистәнең үзендә мәктәп яшендәге балалар арта төшкәч тә мәктәп төзелеше урынлы булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас