Агымдагы елның 8 февралендә Башкортстанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИга һәм Төп дәүләт имтиханына әзерлек буенча бушлай онлайн-консультацияләр башланды. Аларны фән комиссияләре экспертлары үткәрә.
Уфа шәһәренең 95нче мәгариф үзәге директоры урынбасары Федан Гафаров билгелеп үткәнчә, бу чыгарылыш сыйныф укучыларына да, аларны имтиханнарга әзерләүче укытучыларга да файдалы.
"Имтихан – һәр укучы өчен җитди сынау. Үзе сайлаган вузга яки колледжка укырга керү-кермәве аның нәтиҗәләренә бәйле. Чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар яки чыгарылыш сыйныф укучыларының законлы вәкилләре имтиханнарга әзерлек барышында кыенлыклар тудыра торган сорауларны электрон почтага җибәрә һәм эксперттан җавап ала алалар. Чөнки алар имтиханның икенче өлешен эшләүнең һәм аларга җавапларны дөрес итеп язуның барлык нечкәлекләрен белә", — дип билгеләп үтте Федан Гафаров.
БДИ буенча онлайн-консультацияләр - 24 февральгә чаклы һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ә Төп дәүләт имтиханы буенча - 2 мартка чаклы һәр чәршәмбе һәм җомга 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.
Сорауларны электрон почта аша җибәрергә мөмкин: gia11@rcoi02.ru (БДИ), gia9@rcoi02.ru (ОГЭ).
Дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен материаллар, шулай ук консультацияләр үткәрү графигы һәм трансляцияләргә сылтамалар “Электронное образование Республики Башкортостан” мәгариф порталына урнаштырылган:
Төп дәүләт имтиханы:https://edu.bashkortostan.ru/e-course/OO/189964/
Фото: mos.ru