+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
11 февраль 2022, 13:45

Мәктәп автобусы авариягә очраган

Республикада бүгенге иртә юл-транспорт һәлакәте белән башланган.

Мәктәп автобусы авариягә очраганМәктәп автобусы авариягә очраган
Мәктәп автобусы авариягә очраган
Бүген, 11 февраль иртәсендә, Кырмыскалы районында Олыкүл - Кабак – Суык-Чишмә автомобиль юлының 28нче чакрымында мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт һәлакате булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Чишмә районында яшәүче 22 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “ВАЗ-2114” һәм руль артында 47 яшьлек ир булган “ПАЗ” мәктәп автобусы бәрелешкән. Транспорт чаралары механик зыян күргән.

Билгеле булганча, автобус салонында пассажирлар булмаган. Әлеге очрак буенча тикшерү башланган.

 
 
Фото: Төбәк буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас