

Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең югары уку йортлары арасында студентлар кампусы проекты концессион килешү буенча тормышка ашырыла.
Уфада вузара студентлар кампусын булдыру буенча федераль проектны тормышка ашыру өчен «Төбәк фонды» акционерлар җәмгыяте һәм «Башкортстанның фәнни-белем бирү үзәгенең идарә компаниясе» җәмгыяте «Кампус» җәмгыяте оештырды. Компания Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең югары уку йортлары арасында студентлар кампусын булдыру буенча хосусый концессия башлангычы белән чыгыш ясады.
Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен субъектлар башлыклары шәхси инвестицияләрне җәлеп итәргә тиеш. Шулай итеп, проект буенча финанслау чыганаклары структурасында инвесторның җәлеп ителгән акчалары якынча 20 процент тәшкил итәчәк.
Концессионерның төп керем чыганагы - Уфада төзелә торган кампусның торак биналарын, бизнес-мәйданнарын һәм конференц-залларын арендалау.
Әлеге концессион башлангыч «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын һәм концессион килешүләрен кулланып, инновацион мәгариф тирәлеген булдыру буенча федераль программа кысаларында тормышка ашырыла.
- Алдан эшләнгән финанс моделе нигезендә, проект буенча инвестицияләрнең гомум күләме 18 миллиард сум тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров. — Шул ук вакытта федераль бюджеттан тормышка ашыру өчен 10 миллиард 800 миллион сум, республика бюджетыннан 3 миллиард 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзелеш 3 ел дәвам итәчәк, проектны гамәлгә ашыруның гомум вакыты 25 елга исәпләнгән. Кампусның төп объектын төзергә, IQ-паркны төзекләндерергә, кирәкле җиһазлар һәм инвентарь сатып алырга кирәк булачак.
Хәзерге вакытта Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең югары уку йортлары арасында студентлар кампусының архитектура-шәһәр төзелеше концепциясе эшләнә. Белгечләр мастер-план һәм объектның җентекле архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен әзерли, ул студентлар, укытучылар һәм чакырылган чит ил галимнәре өчен 3,5 мең урынга исәпләнгән уңайлы торак, уку аудиторияләре, фәнни лабораторияләр, башкала халкы һәм кунаклары өчен заманча җәмәгать киңлекләрен үз эченә ала.
Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең студентлар шәһәрчеге макеты Сочида Русия инвестицион форумында Башкортстан Республикасының күргәзмә экспозициясе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
— Вузара студентлар кампусын булдыру проектын гамәлгә ашыру өстендә зур команда эшли: архитекторлар һәм төзүчеләр, юристлар, икътисадчылар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре. Безнең бурыч - яңа төрдәге белем бирү киңлеген булдыру, кампусны заманча функционал буенча да, идеология буенча да булдыру. Проект концепциясе уртак карарлар кабул итү юлы белән эшләнә – фәнни җәмәгатьчелек, студентлар һәм халыкның теләкләре исәпкә алына, — дип шәрехләде «Кампус» җәмгыяте директоры Дмитрий Кузнецов.
2021 елның августында Русия Хөкүмәте республиканың әйдәп баручы мәгариф үзәкләренең яңа инновацион инфраструктурасын булдыруга гаризасын хуплады, аның гомуми бюджеты 18 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуның 60 проценты - федераль бюджет акчалары.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф Советының 2021 елның 24 декабрендә узган уртак утырышы нәтиҗәләре буенча, дәүләт башлыгы 2030 елга дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә 25 университет кампусын булдыру кирәклеге турында йөкләмәләр исемлеген раслады.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.