+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 февраль 2022, 04:39

Кышның тылсымы балалар күңелендә калсын!

Башкаланың 69нчы белем бирү үзәгендә моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Кышның тылсымы балалар күңелендә калсын!Кышның тылсымы балалар күңелендә калсын!
Кышның тылсымы балалар күңелендә калсын!
Февральдә безнең балалар бакчасында, гадәттәгечә, кышкы участокларның смотр-конкурсы узды. Барлык балаларның ата-аналары һәм тәрбиячеләр бергәләп кардан төрле хайваннар, әкият геройлары сыннарын ясады.

Менә шулай балалар бакчасы участогы әкият шәһәрчегенә әверелде. 3нче әзерлек төркеме тәрбиячеләре, мәсәлән, “Авыл йорты”, 4нче “Лукоморье”, 5нчеләр “Могҗизалы утрау” темасына сыннарны төрле төсләргә буяды һәм төсле боз белән бизәде. Җәяү йөрү зонасын 4нче төркем әзерләде. Ул участок үзенең төрлелеге белән игътибарны җәлеп итә. Анда нинди генә балалар әкиятләре сюжетлары күрсәтелмәгән! Үзәктә — яулыклы гүзәл хатын-кыз, янәшәдә — колобок-күмәчкәй һәм урыс халык әкиятләрендә очрый торган әтәч сыннары. 3нче төркемнең “Авыл йорты” участогында зур мич бар. Шулай ук анда “Чуртан кушуы буенча” әкиятендәге келәм әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бу әкиятнең төп герое Емеля да бар анда! Тәрбияче С. Ю. Васильева Емеляны кул астындагы гадәти материаллардан ясаган.
6нчы өлкән төркем “Кояшлы алан” һәм 5нче урта төркем “Могҗизалы утрау” участокларында “кар китаплары” ясады һәм аларны төсле боз белән бизәде. 1нче “Дус гаилә”, 2нче “Ромашководан паровоз”, 8нче “Тридевятое царство” төркемнәре чагу таулары белән күз явын алды.
Тәрбиячеләр әти-әниләргә бик рәхмәтле, чөнки участокларны бизәүдә алар актив катнашты. Биредә балаларга хәвефсез хәрәкәт итү өчен тиешле шартлар тудырылган. Бизәкле таулар, боз сыннары арасыннан йөрү, шуу, уйнау балаларда зур кызыксыну уятты.
Сабыйларның саф һавада уйнавы аларның физик активлыгын үстерә, тирә-як мохитне танып белүдә кызыксынуын арттыра. Кар сыннары сюжетлы-рольле уеннар вакытында, хезмәт эшчәнлеген һәм шәхси эшне оештырганда кирәк. Ә безнең өчен иң зур бүләк — балаларыбызның күзләрендә шатлык очкыннары күрү.

Татьяна Шакмаева,
аерым фәннәрне өстәмә уку буенча 69нчы белем бирү үзәге тәрбиячесе.
Уфа шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас