

«Мәгълүмат системалары» белгечлегенең чыгарылыш курс студентлары төбәкнең ИТ-индустрия оешмалары вәкилләре белән очрашты.
- Базар икътисады шартларында бары тик эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, безнең һөнәри белем бирү оешмалары һөнәр һәм белгечлекләр буенча сыйфатлы әзерлек бирә алачак. Уку йортының һәм максатчан юнәлештәге предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлеге сыйфатлы һәм санлы нәтиҗәләр бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстан республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Колледж Башкортстан республикасы радиоэлектрон кластерын прототиплаштыру үзәге, Башкортстан Республикасы мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәге, «Ростелеком», «Уфанет» акционерлар җәмгыятьләре, «Форт Диалог» җәмгыяте һәм башка югары технологияле компанияләр белән хезмәттәшлек итә.
- Компьютер технологияләренә ихтыяҗ көннән-көн арта бара, бу өлкәдә карьера мөмкинлекләре дә зурая. IT өлкәсендә эшләргә теләүче студентлар критик фикерләүне һәм логик күнекмәләрне үстерергә тиеш, - дип билгеләп үтте “Форт Диалог” җәмгыятенең персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Ирина Абрамова.
Эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашу 2022 елда укуын тәмамлаучыларга һөнәри үсеш траекториясен билгеләргә ярдәм итте. Бүген колледжны тәмамлаучыларның 42,7 проценты IT-технологияләр өлкәсендә эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл иткән инде.
Белешмә:
Колледж мәгълүмати системалар һәм программалаштыру, сәнгатьчә график дизайн, һөнәри эшчәнлектә өр-яңа интернет-технологияләр өйрәнеп, башка технологик һәм икътисад белгечлекләре өлкәсендә белгечләр әзерли.
2021 елның язында колледж «Иннополис Университеты» югары һәм урта һөнәри белем бирү автономияле оешмасы базасында «санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты бурычларын хәл итү өчен югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары консорциумына керә.
Фото Хөкүмәт сайтыннан.