

Русия Президенты Владимир Путин 31 мартка кадәр илдә Фән һәм технологияләр унъеллыгын игълан итү мәсьәләсен карарга кушты. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Русия Президенты Хакимияте, Фән һәм технологияләр елы кысаларында тормышка ашырылган чаралар нәтиҗәләре буенча ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып, Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгын игълан итү мәсьәләсен карарга тиеш”, — диелә хәбәрдә.
Үтәлеш турындагы доклад агымдагы елның 31 мартына кадәр тапшырылырга тиеш.
Фото: activityedu.ru