"Мәсәлән, балаларны дистанцион укытуга күчергәндә Башкортстанның күп кенә торак пунктларында югары тизлекле Интернет юклыгына инандык. Барлык укучылар да онлайн-дәресләргә тоташа алмады.
Сүз дә юк, бу хәлне без болай гына калдыра алмадык һәм берничә чара күрдек. 2021 елда Башкортстанда «Арзан Интернет» программасын эшләтеп җибәрдек. «Башинформсвязь» белән берлектә республиканың күп кенә авылларында һәм шәһәрләрендә бүлгеч челтәрләр төзедек һәм йортларны Интернетка тоташтырдык. Халык өчен бу процедура бушлай.
Бер ел эчендә без 267 торак пунктны тоташтырдык, 140 мең кешенең йортларында Интернет барлыкка килде. Бу - тиңдәшсез тарих, безнең тәҗрибә белән башка төбәкләр дә кызыксынды.
Бу программа, чыннан да, үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа күрә без аны быел да дәвам итәргә булдык. Инвестицион комитет утырышында без проектның киләчәк үсешен расладык. Интернетка 250дән 1000гә кадәр кеше яши торган 179 торак пунктны тоташтырырга планлаштырабыз. Республиканың 102 мең кешесе йортларына заманча оптик элемтә сузылачак.
Шулай итеп, Башкортстанда Интернет булмаган 300дән азрак авыл калачак. Әмма аларны да без акрынлап тоташтырачакбыз, барысының да яхшы фильмнар карау, дистанцион белем алу һәм Интернет бирә торган яхшы ресурслардан файдалану мөмкинлеге булачак".
Фото: wifigid.ru