+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 февраль 2022, 11:37

Тел үзеннән үзе яшәми, аны сакларга һәм үстерергә кирәк!

Нефтекама полилингваль мәктәбендә "Ел укытучысы-2022" бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче Алия Нигамәева ачык дәрес бирде.

Тел үзеннән үзе яшәми, аны сакларга һәм үстерергә кирәк!Тел үзеннән үзе яшәми, аны сакларга һәм үстерергә кирәк!
Тел үзеннән үзе яшәми, аны сакларга һәм үстерергә кирәк!
Алия - яшь укытучы. Тумышы белән ул Татарстанның Ютазы районыннан, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Нефтекамада хезмәт юлын башлаган. Шәһәр мәктәпләре арасында иң алдынгы технологияле, иң яңа, иң күркәм мәктәпләрнең берсендә эшли ул.

- Безнең мәктәптә башкорт, инглиз, татар телләре тирәнтен өйрәнелә. Төрле телләрне өйрәнү максатыннан ата-аналар балаларын безнең мәктәпкә теләп бирә һәм үзләре дә мәктәп тормышында актив катнаша. Бездә татар телен башка милләт балалары да теләп өйрәнә, дәресләргә зур кызыксыну белән килә. Ә баланы ничек кызыксындырып була? Бары тик алдынгы технологиялар, яңа алымнар куллансаң гына. Әйтик, шәһәр балалары татар телен бик яхшы белми, аның каравы, инглиз телен белә. Шуңа да мин аларның инглиз теле буенча белемнәрен татар телен өйрәнүдә файдаланам. Без инглиз теле белән татар теле арасында бәйләнеш үткәрәбез, ике телне бергә өйрәнәбез.

Шулай ук дәресләрдә телгә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү максатыннан төрле башка алымнар кулланып эшлим. Укучыларны татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, халык уеннары, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре белән таныштырам. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр дәрескә җентекләп әзерләнәм, төрле чыганаклардан мәгълүмат туплыйм, дәресләрне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышам. Дәресләргә нинди дә булса яңалык, үзенчәлек кертеп, укучыларны актив сөйләмгә җәлеп итәргә тырышам. Һәр дәресне башлар алдыннан һава торышы, укучыларның кәефләре турында әңгәмә оештырам. Алар белән дәрестә генә түгел, тәнәфестә, дәрестән соң чараларда да туган телдә сөйләшәм.

Әлбәттә, тырышып эшләү безгә уңай нәтиҗәләр алып килә. Укучыларыбыз мәктәп, шәһәр дәрәҗәсендә үткәрелә торган төрле матур чараларда актив катнаша, төрле уңышларга ирешә.

Яшь укытучы буларак, үзем дә һәрвакыт эзләнәм, белем дәрәҗәмне арттырам, төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Татр теле һәм әдәбияты укытучысы-2022" бәйгесендә катнашып, беренче урынга чыктым. Бу, әлбәттә, иң зур нәтиҗәләремнең берсе. Әлеге вакытта үземнең көчемне сынау максаты белән республика бәйгесенә әзерләнәм.

Киләчәктә укучыларымны татар телендә камил сөйләшкән, төрле өлкәләрдә дә зур уңышларга ирешкән белгечләр итеп күрәсем килә, - ди Алия Расих кызы.

Алтынчы "А" классы белән үткәргән ачык дәрес татар теленә һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган иде, аның беренче өлеше квиз-уен формасында үтте. Балалар дәрестә актив катнашты, биремнәрне чиште, туган телдә матур итеп аралашты.

- Миңа биредә уку бик ошый, татар теле дәресләрен аеруча яратам. Дәресләрдә мин татар теленең никадәр матур, бай булуын аңладым, - ди алтынчы сыйныф укучысы Тимур Сабиров.

- Без татар теле дәресе буласын белсәк, шатланабыз, чөнки Алия Расих кызы белән дәресләрдә бик күңелле, дәресләр шултиклем җанлы бара!. Тел буенча белемем сизелеп артты. Моңа мин генә түгел, әти-әнием дә бик шатлана, - дип сүзгә кушыла аның сыйныфташы Динара Андриянова.

Белем бирү даирәсендә үзенең беренче адымнарын ясаучы яшь укытучыга уңышлар телик. Ә сезне, хөрмәтле гәзит укучылар, янә бер тапкыр Туган көннәр көне белән тәбриклибез!

Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре.

Рәсемдә: Алия Нигамәева алтынчыларда дәрес бирә.
Автор фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас