+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 февраль 2022, 06:40

Колледжларда бюджет урыннары артачак

Республиканың беренче вице-премьеры, Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов төбәк предприятиеләрендә демографик тенденцияләр турында 18 февральдә узган урта һөнәри белем бирү буенча республика советының беренче утырышында сөйләде.

Колледжларда бюджет урыннары артачакКолледжларда бюджет урыннары артачак
Колледжларда бюджет урыннары артачак

- Җитештерү процессларын автоматлаштыру, бер яктан, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә, әмма шул ук вакытта персонал арасында көндәшлекне арттыра, – диде Рөстәм Моратов. - Шул ук вакытта эш бирүчеләр үзләре эшче куллар җитмәүгә зарлана.
Беренче вице-премьер Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча предприятие җитәкчеләре өчен яшь белгечләрне укытуда һәм яңадан әзерләүдә катнашу буенча мотивация программасын әзерләүләрен хәбәр итте.
Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына колледжларда бюджет урыннарын 2030 елга кадәр 500 кешегә арттыру мөмкинлеген карарга кушты.
– 2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил итте. Ел саен без аны үстерәбез, яңа предприятиеләр ачабыз. Димәк, берничә елдан республикада хезмәт ресурслары җитмәү проблемасы килеп туарга мөмкин. Без моңа юл куймаска тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: https://gtrk.tv


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас