

- Республикага аяк баскан һәр бала арытаба уку хокукына ия булачак. Балалар бакчалары, мәктәпләр балаларны кабул итәргә әзер. Колледжларда белем алучыларга авырлык тумаячак. Уку планнарын өйрәндек, алар безнекеннән әллә ни аерылмый. Шуңа Башкортстанга килүче укучыларның да, студентларның да һич авырлыксыз уку процессына кереп китәчәгенә шик юк, - диде Башкортстанның фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин. - Һәр белем учреждениесе тәрбиячеләре дә, укытучылар да яңа укучыларны кабул итергә әзер.
Фото: bashinform.ru