Туган тел — ул балачак теле, тумыштан, нәселдән бирелә. Юккамыни, тормышта фәннән башка яшәп була, ә менә туган телдән башка юк, дигән бик мәгънәле әйтем бар. Кеше үз гомерендә әллә күпме чит телләр өйрәнсә дә, ана сөте белән бирелгән туган тел, күңел почмагында иң изге урынны алып, бервакытта да онытылмый, иң кыйммәтле хәзинә булып, буыннардан-буыннарга тапшырылып килә.
Фәндә “туган тел” дип балачактан, махсус әзерлексез, шул телдә сөйләшүчеләр мохитендә тәрбияләнгәндә өйрәнелгән телгә карата әйтелә. Тел дөнья йөзеннән бөтенләй югалмасын өчен кимендә 100000 кеше шул телдә сөйләшергә тиеш. Борынгы чорда барлыкка килгән кайбер телләр озак еллар дәвамында югала барган. Хәзерге заманда исә азсанлы халыкларның телләре коточкыч тизлектә юкка чыга баруы аеруча аянычлы. Фәнни-техник прогресс үсешенең дә андый халыкларның югала баруына йогынтысы чиксез. Европада гына да якын киләчәктә 50 тел юкка чыгуын фаразлый белгечләр.
ЮНЕСКО оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарындагы 6 меңгә якын телнең 40 процентына диярлек алдагы унъеллыкта юкка чыгу куркынычы яный. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә “Халыкара туган тел көне” турында карар кабул ителә. Бу көн, бөтендөнья бәйрәме буларак, 2000 елның 21 февралендә билгеләнә башлый. Әлеге дата 1952 елның 21 февралендә Даккада (хәзер — Бангладешның башкаласы) туган телләрен якларга чыккан бер төркем студентлар полиция тарафыннан атып үтерелгән аянычлы вакыйга истәлегенә сайлана. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе 2008 елны “Халыкара туган телләр елы” дип игълан иткән булса, 2010 ел “Халыкара мәдәниятләрне якынайту елы” буларак билгеләнеп үтте.
2009 елда ЮНЕСКО билгеләвенчә, Русиядә 136 тел үлеп баручы телләр исәбенә керә. Башкортстанда, күпмилләтле республика буларак, туган телләрне саклауга аеруча зур игътибар юнәлтелә. Бездә һәр милләт үз телендә сөйләшә, аралаша, гореф-гадәтләрне буыннардан-буыннарга тапшырып килә. Туган телләрне үстерү буенча “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законнар, “Башкортстан Республикасында мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү”, “Башкортстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” максатлы дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.
Шунысы мөһим: 2022-32 еллар төп халыкларның Халыкара унъеллыгы дип игълан ителде. Бу әһәмиятле дистә елда туган телләрне саклауга һәм үстерүгә аерым мәгънә салыныр, дигән ышаныч бар.
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүген республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшләре 6 (урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт ) телдә алып барыла. Аерым фән буларак, 11 туган тел өйрәнелә.
Республиканың 40 гомуми белем бирү оешмасында укыту-тәрбия эшләре татар телендә алып барыла, аларның бишесе — татар гимназиясе. Болар — Бәләбәй, Уфаның 84нче, 65нче, Стәрлетамакның 5нче, Октябрьскийның 11нче татар гимназияләре. Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә беренче поллингваль уку йортлары барлыкка килде. 2024 елга кадәр Башкортстанда полилингваль мәктәпләр челтәре 10 шәһәрне һәм биш район үзәген колачлаячак. Полилингваль мәктәпләрдә урыс, туган һәм берничә чит телне тирәнтен өйрәнәләр, берничә телдә белем алалар, берничә фән билингваль нигездә укытыла. Укучылар Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясе һәм дөнья халыкларының мәдәни байлыгын өйрәнә.
Төбәкнең 572 гомуми белем бирү оешмасында укучылар татар телен туган тел буларак өйрәнә. Әйтергә кирәк, ана телен белергә теләүчеләр өчен өстәмә белем бирү системасы да ярдәмгә килә. Бу уңайдан башкалада өч якшәмбе мәктәбе оештырылган. Уфа шәһәренең 1нче һәм 2нче Татар якшәмбе мәктәпләрендә, Уфа шәһәренең “Дебют” балалар иҗаты үзәгенең “Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре” бүлегендә 500дән артык укучы бик теләп шөгыльләнә.
Республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 1 һәм 2 курс студентларының да туган тел дәресләрен өйрәнүе сөенечле хәл. Кушнаренко авыл хуҗалыгы, Дүртөйле, Авыргазы, Сибай, Стәрлетамак, Кушнаренко күппрофильле, Стәрлетамак физик культура колледжларында 380 студент татар теле дәресләренә йөри.
2020-21 уку елында республиканың гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында 616 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында – 2 148 педагог, шуларның 314е – туган (татар) телне өйрәнү һәм белем алу төркемендә эшләгән.
Шунысы куанычлы: төбәктә туган телләрне саклау өчен тырышучы, барлык җаны белән укытучылык эшенә бирелеп, укучыларының тормышы өчен борчылып яшәүче педагоглар байтак. Тик хәзерге заман укытучысына тирән гыйлемле, төпле белемле булу гына җитми, ул заман белән бергә атларга һәм рухи яктан да көчле булырга тиеш. Тәүлектәге бер генә сәгатьне дә, мәктәптәге бер генә минутны да файдасыз үткәрүгә юл куймаган мөгаллимәләребез белән горурлана алабыз. Алар, балаларга туган тел серләрен өйрәтүнең төрле үзенчәлекле юлларын эзләү белән бергә, үз белемен арттыруны, иҗади эшләүне иң мөһим бурычларның берсе итеп саный.
Республика халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында ел саен оештырылган төрле бәйгеләрдә алар теләп катнаша, җиңүләр яулый. Укытучының абруен күтәрүче, һөнәри осталыгын күрсәтүче иң мөһим бәйгеләрнең берсе — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсында елның-елында иң яхшы мөгаллимәләр ачыклана. Анда катнашучылар “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, татар теле укытучыларының осталык дәресләре конкурсларында югары педагогик осталык күрсәтә.
Туган телләрне үстерү, абруен күтәрү һәм сәләтле укучыларны ачыклау максатында ел саен башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләре буенча республика һәм төбәкара олимпиадалар оештырыла.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган укучыларның һәм аларны бу җитди бәйгегә әзерләгән укытучыларның исемнәрен тагын бер тапкыр атап үтү һич тә артык булмас. Бакалы районының Камышлытамак мәктәбеннән Азалия Шәвәлиева (11нче сыйныф, укытучысы — Фәридә Яппарова), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән Чулпан Фәттахова (10нчы сыйныф, укытучысы — Зинфира Нурисламова), Бүздәк районының Әмир мәктәбеннән Диана Еникеева (9нчы сыйныф, укытучысы — Ирина Ергизова), Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән Ләйсән Фазлетдинова (11нче сыйныф, укытучысы — Илмира Шакирова), Балтач районының Уразай мәктәбеннән Дилә Хәлиуллина (10нчы сыйныф, укытучысы — Эльмира Закирова), Шаран районының Базгыя мәктәбеннән Миләүшә Газизуллина (9нчы сыйныф, укытучысы — Фәйрүзә Матвеева), бәйгедә төпле белем күрсәтеп, җиңү яуладылар.
Шушы көннәрдә безнең укучыларыбыз Казаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиададан кайтты. Бу мәртәбәле бәйгедә республикадан 24 укучы катнашты. Шунысы сөенечле: укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүздәк районы Каран мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дарина Ергизова (укытучысы — Зөлфия Мансурова) татар әдәбияты буенча җиңүче булса, Стәрлетамак шәһәренең 10нчы мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Артур Фәритов (укытучысы — Гөлнара Ишморатова) шигырь бәйгесендә Гран-при алды. Калган укучылар призерлар исемлегенә керде. Алар барысы да — республикабыз горурлыгы!
Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатында “Тукай моңнары” конкурс-фестивале, “Башкортстанның йөз шагыйре” әдәби марафоны, туган телдә иншалар һәм эссе конкурслары оештырыла, тел язмышына битараф булмаганнар үз телендә диктант яза.
Әгәр һәр кеше үз туган телендә иркен сөйләшә икән, димәк, бу телгә куркыныч янамый, аның киләчәге дә өметле.Туган телләрне саклау, әти-әниләрдән алып, өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз кулында да һәм, әлбәттә, дәүләтнең өстенлекле бурычы булырга тиеш.
Динар Кәлимуллин фотосы.