

22 февральдә Республика балалар клиник дәваханәсе каршындагы “УчимЗнаем” госпиталь мәктәбендә укучыларның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белән шашка буенча уены үтте. Онлайн-чарада министр кебек җитди көндәштән дә курыкмаган биш кыю укучы катнашты. Айбулат Хаҗин бу уенны бик яратуы һәм үз балалары белән дә еш уйнавы турында әйтте.
— Шашка-шахмат — бик яхшы интеллектуаль уеннар, алар акыл сәләтен үстерергә, анализларга, хәлне күрергә, стратегия корырга мөмкинлек бирә. Балалар, бүген сезнең белән уйнау мөмкинлеге туганга чын күңелдән шатмын, — дип мөрәҗәгать итте укучыларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Уен нәтиҗәләре буенча өч катнашучы җиңү яулады. Министр бирештеме соң?
— Бераз гына, — диде Айбулат Хаҗин. — Иң мөһиме — барысы да гадел. Бик көчле уйныйсыз. Әфарин! Сезнең бурыч — үсү, камилләшү һәм бервакытта да күңелне төшермәү, бары тик иң югары нәтиҗәләргә ирешү. Без, үз чиратыбызда, сезгә белем алуда һәм үсештә ярдәм итә алабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим! — дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Барлык катнашучыларга сертификатлар, шулай ук министрдан призлар һәм бүләкләр — өстәл уеннары һәм күләмле пазллар тапшырылды.
Билгеле булуынча, чара ел саен 4 февральдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә туры китерелгән. Турнирның максаты — балалар арасында әлеге спорт төрен популярлаштыру, шашка уены белән кызыксынуны формалаштыру, интеллектуаль сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, онкологик авырулары булган балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Турнирда "Республика балалар клиник дәвааханәсе"нең онкология һәм гематология бүлеге пациентлары – “УчимЗнаем” госпиталь мәктәбенең укучылары катнаша.
Фото: education.bashkortostan.ru