Башкортстанның Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1-31 мартында 1-9нчы сыйныф укучылары Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча Бөтенрусия олимпиадасында Учи.ру укыту платформасында катнаша алалар. Оештыручылар — Русия Финанс министрлыгы һәм Русия Банкы.
— Онлайн-ярыш мәктәп укучыларына база терминнары һәм финанс грамоталылыгы принциплары белән танышырга ярдәм итәчәк. Уен форматында катнашучылар тормыш өчен мөһим булган кесә акчаларының чыгымнарын планлаштыру күнекмәләрен алачак, эшкуарлык нигезләрен өйрәнәчәк һәм шәхси сыйфатларын тикшерәчәк, — дип билгеләп үтте республиканың финанс министры Лира Игътисамова.
Трансляцияне 1 мартта Мәскәү вакыты белән 9:30 сәгатьтә Русия Банкының “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә карарга була. Моннан тыш, трансляциягә Учи. ру платформасында укытучылар һәм укучыларның шәхси кабинетларында да кушылырга мөмкин булачак.
Онлайн-дәрес форматындагы олимпиаданы Русия банкы рәисенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин ачачак.
Олимпиаданың төп максаты — укучыларны финанс грамоталылыгы нигезләре белән таныштыру, эшкуарлык темасы белән кызыксынуны үстерү. Биремнәр аңлаешлы һәм реаль тормышка якын булган хәлләр нигезендә формалаштырылган. Бурычлар катнашучыларда шәхси финанслар белән идарә итү өлкәсендә компетенцияләр формалаштыруга һәм бюджетны планлаштыру белән танышуга юнәлдерелгән. Биремнәрне уңышлы үтәү өчен мәктәп программасын тирәнтен белү таләп ителми, бу барлык катнашучыларга да җиңүгә тигез мөмкинлекләр бирә.
Олимпиадага түбәндәгечә тоташырга була:
1. Әгәр укытучыда һәм аның укучыларында Учи. ру укыту платформасына керү мөмкинлеге бар икән, Uchi.ru сайтына, яки Олимпиада сайтына үз логиның һәм паролең белән кереп, мәсьәләләрне чишәргә кирәк.
2. Әгәр Учи. ру укыту платформасына керү юк икән, Uchi.ru сайтына теркәлергә, аннан соң сыйныфны һәм укучыларны кушарга һәм һәр балага керү өчен логиннар һәм парольләр бирергә кирәк. Шуннан соң укучылар биремнәрне чишәргә керешә ала. Биремнәрне эшләргә бер сәгать вакыт бирелә.
Учи.ру — Русия онлайн-платформасы, аның ярдәмендә 8 000 000нан артык укучы интерактив формада укый.
Учи.ру платформасында масштаблы онлайн-олимпиадалар үткәрелә, аларның һәркайсында 500 меңнән алып 1 000 000га кадәр бала катнаша.
Фото: molkhv.ru