+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 февраль 2022, 10:40

Иң тәмле сөт ризыклары — Башкортстанда!

Бу хакта социаль челтәрләрдәге рәсми битендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Иң тәмле сөт ризыклары — Башкортстанда!Иң тәмле сөт ризыклары — Башкортстанда!
Иң тәмле сөт ризыклары — Башкортстанда!
Башкортстан – сөт кухнялары челтәре булдырган төбәкләрнең берсе. Бу хакта социаль челтәрләрдәге рәсми битендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

“Мин, чыннан да, горурланам. Башкортстан – тулы масштаблы сөт кухнялары челтәре булдырган бик аз төбәкләрнең берсе. Без бу юлны башлаганда, сөт кухнясы Уфада гына һәм 3 мең кешене колачлаган иде. Бу яхшы тәҗрибәне бөтен республикага тараттык – хәзер 26 мең кешене тәэмин итәбез: балаларны, йөкле, бала имезүче әниләрне. Күпбалалы, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук опекага алынган балалар сөт кухнясы ризыкларын бушлай ала.

Без тулы бер инфраструктура булдырдык: элек бер генә сөт заводы булса, хәзер бөтен Башкортстан буенча - сигез җитештерү цехы. Без эшли башлаганда, тарату үзәкләре Уфада гына иде, хәзер алар – бөтен республика буенча 150дән артык. Чималга һәм җитештерүгә карата таләпләр бик зур, чөнки иң кадерле кешеләрнең – балаларыбызның туклануы һәм сәламәтлеге турында сүз бара. Ризыклар, чыннан да, файдалы һәм тәмле. Моны "Сөт кухнясы" яулаган күпсанлы медальләр дә раслый – ул, мөгаен, Русиядә иң титуллысыдыр. Һәм, әлбәттә, бу ризыкларның – балалар өчен сөт, эремчек, йогыртларның – сәүдә челтәрләрендә популярлыгы раслый.

Әлегә Башкортстанда сөт кухнялары челтәрен алга таба үстерү буенча барлык планнарны ачмыйм, әмма алар бездә бар һәм бик зур”, — дип язган республика Башлыгы.

 
Фото: smartik.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас