Республика җитәкчесе азык-төлек ярымфабрикатларын һәм әзер ризыкларны җитештерү шартлары белән танышты.
Үзәк директоры Владимир Смирнов сөйләвенчә, 1 582 кешедән торган коллектив (пешекчеләр, технологлар, кухня хезмәткәрләре) 125 мәктәптә һәм 221 балалар бакчасында туклануны оештыра, 126 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә.
Оешманың куәте сәүдә-җитештерү базасын, ике туклану комбинатын, өч сөт кухнясы бүлеген һәм ике мәктәп ашханәсен үз эченә ала.
Узган елда Балалар һәм диетик туклану үзәге “Миллионл шәһәрнең иң яхшы ашханәсе” федераль конкурсында II урын алды.
— Ярымфабрикатлар һәм аш-су әзерләү өчен барлык продукция күп баскычлы сыйфат контроле уза, — дип билгеләп үтте Владимир Смирнов. — Моннан тыш, без әзер ризыкларны турыдан-туры үзебезнең базада тикшерәбез, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә туклану мониторингы оештырабыз.
Махсус мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен диетологлар әче сөт ризыкларының берничә төрен, шул исәптән биойогырт, биофилайфлар, ацидолакт эшләгән.
Башкортстан Башлыгы үзәкнең җитештерү бүлмәләрен карап чыкты һәм җитештерелә торган ассортимент белән танышты.
Радий Хәбиров аш-суның сыйфатын даими тикшерү мөһим булуын ассызыклады.
— Сыйфат контроле – иң мөһиме. Без мәктәп туклануының тулы бер инфраструктурасын — азык-төлекне тикшерү системасын һәм бердәм меню, ата-аналар һәм балалар белән элемтә булдырдык. Русия Президенты Владимир Путин карары белән 2020 елдан башлап барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә, — диде Радий Хәбиров. — Бер-ике ел элек кенә ата-аналардан күп мөрәҗәгатьләр килгән чор булды. Хәзер туклану сыйфатына шикаятьләр саны шактый ким.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, республиканың социаль туклану системасына кергән ризыкларның күбесе – үзебезнеке, урында җитештерелә.
- Республика Башлыгы булып эшли башлаганда, без азык-төлек җитештерүчеләрен белми идек. Мәсәлән, итнең 90 проценты республикага читтән кертелгән, хәзер 82 проценты – үзебезнеке. Ул сыйфатлы һәм хәвефсез, - диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, сөт кухнялары челтәрен саклап калган Уфа тәҗрибәсен дә югары бәялим. Без бу проектны бөтен төбәк территориясендә уңышлы таратабыз.
Республика Башлыгы шулай ук Балалар һәм диетик туклану үзәге белгечләренең эш шартларына игътибар итте, коллективны саклауның мөһим факторы – лаеклы хезмәт хакы, дип билгеләп үтте. Радий Хәбиров үзәк җитәкчелегенә пешекчеләргә һәм кухня хезмәткәрләренә хезмәт хакын индексацияләү мәсьәләсен эшләп бетерергә кушты.
Фото: glavarb.ru