

1 марттан Күмертау педагогия колледжында профильле психологик-педагогик сыйныф ачыла. Әлеге сыйныфлар укучыларда педагогик һөнәрләр турында күзаллау формалаштыра, психологик-педагогик һәм социаль-педагогик эшчәнлек тәҗрибәсенә ярдәм итә, укучыларда педагогик эшчәнлеккә күнекмәләр һәм сәләтләр үстерә.
- Профориентация мәсьәләләре өлкән сыйныф укучылары өчен актуаль. Мәктәп укучыларының һөнәри-шәхси үзбилгеләнешен тәэмин итү процессын мөмкин кадәр иртәрәк башлап җибәрү максатка ярашлы булыр, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Русия мәгариф системасында профильле укытуның төрле модельләрен гамәлгә ашыруда зур тәҗрибә тупланды. Профильле психологик-педагогик сыйныфлар челтәрен киңәйтү максатында Русия Федерациясе субъектларында Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Профильле психологик-педагогик сыйныфлар концепциясе” расланды, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Профильле психологик-педагогик сыйныфның белем бирү программасы 20 сәгатькә исәпләнгән. Эшлекле һәм шәхси сыйфатларны, шәхеснең эчке ресурсларын, конфликтларда позицияләрне бәяләүгә социаль-психологик тренинглар уздыру планлаштырылган. Нәфис-иҗади остаханәләр, робот техникасы буенча мастер-класслар оештырылачак.
Гомуми белем бирү оешмалары белән социаль партнерлык кысаларында мәктәп укучылары социаль юнәлешле проектка җәлеп ителәчәк һәм театрлаштырылган эшчәнлекне оештыру буенча һөнәри пробаларда катнашачак.
Уку WorldSkills заманча стандартлары буенча «Кече сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясе буенча төзелгән остаханәләрдә узачак.
Профильле сыйныфларның максатчан аудиториясе - педагогик эшчәнлеккә, психологик-педагогик юнәлештәге профильле сыйныфларда укуга кызыксыну булган укучылар.