+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 март 2022, 09:30

“Күптеллелек аң-зиһен даирәсен киңәйтә!”

Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Зөһрә РӘХМӘТУЛЛИНА белән әңгәмә.

“Күптеллелек аң-зиһен даирәсен киңәйтә!”
“Күптеллелек аң-зиһен даирәсен киңәйтә!”
Зөһрә Җиһанур кызы Рәхмәтуллина 1961 елның 26 августында Башкортстанның Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылында дөньяга килгән. Салават педагогия училищесын һәм 1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын БДУда лаборант булып башлый, бераздан бүлек инженеры вазыйфасына тәгаенләнә. 1986 елда этика, эстетика һәм культурология кафедрасының аспирантурасына укырга кабул ителә. Аны 1991 елда тәмамлый һәм шул ук кафедрада ассистент, өлкән укытучы һәм доцент булып эшли.
1996-99 елларда БДУның фәлсәфә кафедрасында докторантурада укый һәм, аны тәмамлагач, шунда ук доцент һәм кафедра мөдире була. 2000-02 елларда Башкорт дәүләт университетының ЮНЕСКО кафедрасын, соңрак этика, эстетика һәм культурология кафедрасын җитәкли, профессор дәрәҗәсен ала.
2004 елдан 2006 елга кадәр Зөһрә Рәхмәтуллина республиканың мәгариф министры вазыйфасында эшли. 2006-10 елларда ул янә Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетында этика, эстетика һәм культурология кафедрасы (ЮНЕСКО кафедрасы) мөдире, 2010-11 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
2011 елда “Бердәм Русия” сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге буенча Русия Федерациясе Федераль җыелышының алтынчы чакырылыш Дәүләт думасы депутаты булып сайлана. Зөһрә Рәхмәтуллина Думаның Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 2016 елның 18 сентябрендә ул җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты булып сайлана.
Президент Владимир Путинның 2016 елның 26 августында кабул ителгән указы нигезендә Зөһрә Рәхмәтуллина “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
2021 елның 18 ноябреннән — Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры. 500гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән, монографияләр һәм уку кулланмалары авторы.

– Зөһрә Җиһануровна, әңгәмәбезнең башында ук бер мәсьәләгә ачыклык кертеп үтик әле. Быел Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең “Почет билгесе” орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институты зур юбилеен билгели. Аның данлыклы тарихи үткәне бар. Ләкин бер чыганакларда институтка – 90, икенчеләрендә 100 яшь тула, дип күрсәтелә. Дөресе кайсы соң?
– Чынлап та, вакытлы матбугатта, календарьларда юбилей датасына карата фикер төрлелеге очрый, шуңа күрә аңлатма биреп үтү кирәк. Башта ук шуны әйтим: безнең институт быел бер гасырлык юбилеен билгели. Башкортстан Башлыгының юбилей чаралары турында 2021 елның 1 ноябрендә кул куелган указында да сүз 100 еллык тантаналар турында бара.
Институтның фәнни яклап тарихы 1922 елның сентябрендә башлана. Бу чорда Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты үз эчендә Академик үзәк оештыра. Аның составында Башкортстанны өйрәнү җәмгыяте дә эшли башлый. Җәмгыять филология, тарих, этнологик география бүлекләреннән тора. Аның үз басма органнары да була. Башкортча – “Башкорт аймагы” журналы, урысча “Башкирский краеведческий сборник” чыга. Биредә тарих, этнография, мәдәният, тел, фольклор буенча бәяләп бетермәслек мәгълүмат туп­лана.
Шуны да әйтим: Башкортстанны өйрәнү җәмгыятенең уңышлы эшләп китүе очраклы түгел. Мифтахетдин Акмулла, Мөхәммәтсәлим Өметбаев, Риза Фәхретдинов, Морат Рәмзи, Әхмәтзәки Вәлиди кебек милли зыялылар тарафыннан моның өчен гыйльми-теоретик база булдырылган була инде. Өстәвенә,
XVIII–XIX гасыр урыс тикшеренүчеләре П. И. Рычков, И. И. Лепехин, П. С. Паллас, С. Г. Ры­баков, С. И. Руденко һәм башкалар Урал төбәгендә яшәүче башкорт һәм башка халык­ларның мәдәни мирасын өйрәнеп, бик кыйммәтле мәгълүматлар калдыра. Болар барысы да җәмгыятьнең уңышлы эшли башлавына сәбәпче була.
1920 еллар азагында БАССР Халык комиссарлары советы карары белән Башкортстан комплекслы фәнни-тикшеренү институты барлыкка килә. Ул киләчәктә оештырылачак Милли академиянең нигезе булып китәр дип фаразлана. Әлеге институтның биш эш юнәлеше була. Алар арасында гуманитар-иҗтимагый фәннәр бүлеге үзенең фәнни традицияләре, тикшеренү базасының байлыгы белән аерылып тора. Шуңа күрә дә 1931 елның сентябрендә ВКП(б) өлкә комитеты карары белән әлеге бүлек Милли мәдәният институты итеп үзгәртелә. Аның беренче директоры М. А. Солянов 1932 елның 4 мартында тәүге фәрманына имза куя. 90 еллык юбилей дигән фараз нәкъ шуңа таянган да инде. Ләкин, кабатлап әйтәм, институты­бызның чын чишмә башы 1922 елда төзелгән Академик үзәккә барып тоташа.
1936 елда гыйльми оешмабыз “Башкортстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты” дип атала башлый, 1943 елда Тарих, тел һәм әдәбият институты итеп үзгәртелә. 1982 елның 23 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Нинди генә чорда булмасын, ничек кенә аталмасын, институт үзәк мәсләгеннән читкә тайпылмый: башкорт һәм республикада яшәүче башка милләтләрнең тарихи-мәдәни мирасын җыю, өйрәнү, халыкка тарату аның төп максаты булып кала. Горурланып әйтәм: Тарих, тел һәм әдәбият институты бер гасырлык юбилеен зур гыйльми казанышлар белән Русиядә алдынгы фәнни оешмалар сафында каршылый.
– Әлеге уңыш-казанышлар белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырып үтик әле.
– Мин ерак тарихка мөрәҗәгать итеп тормыйм, соңгы дистә ел эчендә башкарган иң зур эшләребезне генә атап үтәм. Әйтик, 2009-12 елларда фундаменталь академик хезмәт – 7 томлык “Башкорт халкы тарихы” бастырып чыгарыла. Ул иң борынгы дәверләрдән бүгенгә кадәрге чорны колачлый. Икенчедән, 2011-18 елларда филология фәннәре докторы
Ф. Г. Хисаметдинова җитәкчелегендә 10 томлык “Башкорт теленең академик сүзлеге” төзеп нәшер ителә. Әлеге томнар галим-голәмә өчен генә түгел, киңкатлам укучылар өчен дә өстәл китапларына әверелде. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында 36 томлык “Башкорт халык иҗаты” сериясенә кергән тупланмалар ел саен нәшер ителеп тора. 2019 елда биредә 7 томлык “Башкорт әдәбияты тарихы” коллектив монографиясен нәшер итүне тәмамладык. Сөйләгәч-сөйләгәч, бер серне дә ачыйм: әле әдәбиятчы-галим­нәребез инглиз телендә “Башкорт әдәбияты тарихы” томын төзү белән мәшгуль. Томның структурасы инде билге­лән­де, тәрҗемәче эшне башлады, ул ике телне дә камил белә.
– Бүлекләр турында сүз чыккач, Тарих, тел һәм әдәбият институтының структурасы, анда эшләп килгән бүлек­ләр хакында да сөйләп үтсәгез иде.
– Бүген институтта археологик тикшере­нүләр, тарих һәм Башкортстан мәдәнияте тарихы, этнология, Башкортстанның иң яңа чор тарихы, тел белеме, көнчыгыш кулъязмалары, фольклористика, әдәбият гыйлеме, компьютер лингвистикасы һәм диалектология – барлыгы тугыз бүлек эшләп килә. Алар үз эшләрен дәүләт заданиеләре буенча алып бара.
Мактану түгел, институт бүлекләренең һәр­кайсы илдә алдынгылар рәтендә. Бер генә мисал китерим. Русиядә фәнне финанслау акрынлап максатлы грантлар системасына күчеп бара. Бу эш белән Русия фәнни фонды шөгыльләнә. 2022 елга әлеге оешма грант алуга 9000нән артык гариза һәм проект кабул иткән булган. Шуларның 1822се расланган. Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган фәнни оешмалар 18 грант алуга ирешкән. Шуларның икесе – безнеке. Археологик тикшеренүләр һәм фольклористика бүлекләре тәкъдим иткән проектлар Мәскәү тарафыннан хуплау тапты һәм максатлы грантларга лаек булды. Бу – бик зур казаныш.
Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге эшчән­легенә дә аерым тукталыр идем. Бүген биредә 1500дән артык борынгы кулъязма саклана. Алар һәммәсе дә Гайса Хөсәенов исемендәге фондка тупланган. Русиянең төрле төбәк галимнәре генә түгел, хәтта чит ил белгечләре дә, тикшеренү материалы эзләп, безгә мөрә­җәгать итә. Ярдәм итүдән баш тартканыбыз юк.
Бер яңалык белән дә уртаклашасым килә. Күптән түгел тел гыйлеме бүлегеннән компьютер лингвистикасы һәм диалектология бүлеге аерылып чыкты. Яңа бүлектәге галимнәребез әле җиң сызганып башкорт теленең машина фондын төзү өстендә эшли.
– Гафу итегез, “машина фонды” дигән төшенчә күпләр, хәтта минем үзем өчен дә, аңлашылып бетми. Нәрсә ул? Үз эченә фәннең нинди өлкәләрен ала?
– Бүген Интернет челтәрендә башкорт теленең ике базасы бар: 100 меңнән артык терминны берләштергән башкорт терминологиясе базасы һәм машина фонды, ул –тел­не халыкара дәрәҗәгә чыгару, аны санлы технологияләр дөньясына урнаштыру чарасы, ун локаль фондтан тора. Бу фондта инде 2015 елда ук, төрки халыклар арасында беренче булып, бездә эшләнгән фольклор текст­лары корпусы урын алды. Ул 150 меңнән артык сүзтезмәне берләштерә. Генераль картотекада башкорт теленә караган барлык сүз­лекләрнең фондлары урнаштырылган. Аларга теләгән һәркем, дөньяның барлык поч­макларыннан, вакытка карамыйча мөрәҗә­гать итә ала. Борынгы кулъязмалар, борынгы китаплар каталоглары бар: алар Русиядә генә түгел, чит ил галимнәре арасында да зур популярлык яулаган. Көн саен әлеге каталоглар белән дистәләгән чит ил белгече танышып чыга. Бу аңлашыла да, чөнки башкорт фольклорын, мәдәниятен, әдәбиятын белми торып, гомумтөрки мирасны аңлау мөмкин түгел. Шулай ук грамматика подфонды бик бай; башкорт прозасы, башкорт публицистикасы, башкорт фольклоры корпуслары проектлары өстендә эш бара. Әлегә машина фондында башкорт теленә караган 30 миллион сүзбәйләнеш тупланган. Әгәр без шушы санны 100 миллионга җиткерә алсак, максатыбыз үтәләчәк – башкорт теленең милли корпусы әзер булачак. Аллаһка шөкер, республика җитәкчелеге дә әлеге эшнең мөһим­леген аңлый, безгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Мәсәлән, үткән елның 9 октябрендә Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия Фәннәр академиясенең Системалы программалаштыру институты арасында, уртак базага таянып, “Башкорт теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре – “Lingvodoc” платформасында” проектын башкару турындагы килешү төзелде. Бу инде башкорт телен һәм аның диалектларын саклау, үстерү, тергезү, халыкара дәрәҗәгә күтәрү өлкәсендә зур хезмәт булачак.
– Шулай да соңгы елларда милли зыялылар – башкорт һәм татар белгеч­ләре арасында туган телләрнең килә­чә­ге турында күңелсез фаразлар еш ишетелә. Чынлап та, киләчәге бармы соң милли телләрнең? Әллә күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый инде 1902 елда “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә язганча, алар бетүгә, югалуга дучар булачакмы?
– Соңгы 150 ел эчендә Русиядә 25 тел юкка чыккан. Шуларның өчтән бере Советлар Союзы җимерелгәннән соң, ягъни 1991-21 еллар аралыгында. Бүген илдә 277 милли тел һәм диалект исәпләнә. Шуларның яртысыннан күбрәгенә югалу куркынычы яный. Татар теле турында әйтә алмыйм – аңарда аралашучылар күбрәк – ләкин башкорт теле әлеге исемлеккә керә. Шуңа күрә аны тергезү, диалектлар төрлелеген саклау – институтыбыз алдында торган төп бурыч. Бу эшебездә Русия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институты тарафыннан төзелә башлаган “Русия халыклары телләрен саклау һәм тергезү программасы” да ярдәм итәргә тиеш. Әлеге вакытта институтта “Русия федерализмын ныгыту шарты буларак, республикаларның этнокультур һәм тел төрлелеген саклау һәм үстерү”, “Иң борынгы чордан хәзергегә кадәр Евразия киңлекләрендәге социокультур процесслар”, “Башкорт теленең язма текстлар корпусы үсешен лексик-грамматик тикшерү” темалары буенча җитди эзләнүләр, тикшере­нүләр үткәрелә. Болар телебезне югалу куркынычы астыннан чыгару өчен дә хезмәт итә.
Хәзерге заманның этник парадоксы – глобализация процесслары көчәйгән саен, халык үз асылына кайта, туган телендә сөйләшергә, милли киемнәр кияргә, җырлар тыңларга тырыша. Халыкның үз милли йөзен югалтасы килми. Бөтен милли фән, сәнгать шушы максатка хезмәт итәргә тиеш. Мин Элвин Грей җырларын аның туган телендә җырлар өчен генә дә башкорт телен өйрәнгән, заманында урыслашып, асылына кайткан кызларның күплеген дә беләм.
Кайберәүләр балаларны туган телгә өйрәтүне мәктәп җилкәсенә генә салып калдырырга тели. Төптән хата караш бу! Ана теленә сөю балада иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Шуңа күрә “ана теле” дип атала да бит инде ул! Мәктәп шушы эштә ярдәмче генә.
Телнең гомере эстафетага тиң – буыннан-буынга, атадан – улга, анадан кызга күчә ул. Кеше үз телендә укырга, язарга, аралашырга, җырларга тиеш – менә шушы теләкне тудыру ата-ананың төп бурычы булып тора. Дәүләт исә бу эштә ярдәм күрсәтергә, тиешле шартлар тудырырга тиеш. Күптеллелек яшәү көче бирә, белем даирәңне киңәйтә. Мәсәлән, урыс теле белән беррәттән башкорт телен дә белү – башка төрки телләрне өйрәнүгә дә баскыч ул.
– Гафу итегез, тел язмышы, аны саклау кирәклеге турында “ялкынлы” чыгыш ясаучылар, сүз сөйләүчеләр күп. Ләкин аларның үз балалары башкорт яисә татар телендә бер авыз сүз дә әйтә алмый... Мин Сезнең кызыгыз, оныкларыгыз барлыгын беләм. Алар башкортча беләме? Сүз белән генә түгел, эш-гамәл белән дә милләттәш­ләрегезгә үрнәк күрсәтә­сезме?
– Кызым Алия – икътисад фәннәре кандидаты, доцент, Башкорт дәүләт университетында укыта. Башкорт, урыс, инглиз теллә­рендә иркен аралаша, француз, итальян телләрен көнкүреш дәрәҗәсендә белә. Әле кытай телен өйрәнергә тотынды, ул, әлбәттә, бераз авыррак, ди. Кызым Интернет аша, ютубта башкорт теле дәресләрен алып бара, аларны Инстаграм аша трансляцияли. Үз тәҗрибәсенә таянып, ул түбәндәге фикерне әйтте: һичьюгы бер чит тел өйрәнсәң, калган­нарына төшенү бик җиңел. Чөнки телләрне өйрәнү методикасы уртак, башкорт яисә кытай телен өйрәнү өчен аерым алымнар юк.
Ике оныгым үсә. Атна саен безгә киләләр. Шәһәр балалары. Урыс телле балалар бакчасына йөриләр. Башта безнең белән дә урысча сөйләшергә тырышып карадылар. Шунда ук моны чикләдек. Ничек, дисезме? Картәтисе белән: “Без урысча аңламыйбыз”, – дидек. Яннарында башкортча гына сөйлә­шәбез. Үзеннән-үзе туган телгә күчеп киттеләр шулай.
Әйткәндәй, тел мәсьәләсендә көлкеле хәлләр дә килеп чыккалады. Берчак оныгым тыштан йөгереп килеп керде. Күзләре шар булган, әнисенә: “Әни, әни, беләсеңме, – ди, – картәти урысча сөйләшә белә икән бит!” – ди. Баксаң, бала иремнең урыс күршебез Слава белән сөйләшкәнен ишеткән икән.
Бүген безнең гаиләдә иң популяр сүз – “яТАрам”. Чөнки ике яшьлек кече оныгым килеп керү белән мине кочаклап ала да, “Нәнәй, мин сине яТАрам!” ди. “Яратам” дип әйтә белми әле. Өйрәнер.
Шулай, балага туган телгә сөю орлыгы гаиләдә салынырга тиеш. Ә инде җәмгыятьнең башка институтлары – мәктәп, матбугат, театр аны үстерәчәкләр. Әлбәттә, бу эштә дәүләт ярдәменең булуы мотлак.
– Зөһрә Җиһануровна, без Сезнең академик фәнгә озак еллар югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында укытып, соңыннан төрле җа­ваплы дәү­ләт вазыйфаларында эшләп килүегезне беләбез. Әйтегез әле, югары уку йорты галиме белән академик гыйльми оешмада хезмәт иткән галим арасында менталитетта, тормышка, фәнгә мөнәсә­бәт­тә аерма бармы?
– “Язмышлардан узмыш юк”, диләр, бу, чынлап та, дөрестер. Мин 1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, Тарих, тел һәм әдәбият институтына, остазым профессор Зиннур Ураксинның канаты астына, аспирантурага килергә тиеш идем. Диплом эшем дә саф филологик проблемага – башкорт телендәге алынма сүзләргә багышланган иде. Ләкин язмыш мине фәннең башка тармагына – фәлсәфәгә кертеп җибәрде. Шулай булса да, башкорт рухы һәрвакыт күңелемдә булды, ә аның менталитеты, мәдәнияте, этнографиясе, милли фәлсәфәсе гыйльми тикшеренү объектыма әверелде. Нинди генә вазыйфада эшләмим, халкымнан аерылганым булмады. Һәм менә, ниһаять, язмыш мине кабат Тарих, тел һәм әдәбият институты белән кавыштырды.
“Югары уку йорты галиме”, “академик оешма галиме” төшенчәләре, минем карашка, бик шартлы, чөнки бүгенге хезмәттәш­ләремнең һәммәсе дә күпмедер вакыт республика вузларында эшләп килгәннәр, андагы тәртип-кагыйдәләрне эчтән беләләр. Югыйсә, нинди генә вузда яисә фәнни-тикшеренү институтында эшләмә, таләпләр бер: син белемнәреңне туктаусыз камилләштерергә, заман белән бергә атларга тиешсең. Вуз галиме, шуңа өстәп, белгәннәрен түкми-чәчми яшь буынга илтеп җиткерергә тиеш. Моның өчен методик осталык та сорала.
Академик гыйльми оешмаларда эшләүче­ләр үз эшләрен дәүләт заданиеләре нигезендә алып бара. Бүленгән темалар буенча алар ел саен планлаштырылган фәнни продукцияне җитештерергә тиеш. Шуңа да архео­лог­ларның, фольклорчыларның яз-җәйләре туктаусыз гыйльми экспедицияләрдә үтә. Ә югары уку йорты галименә фәнни эшен укыту процессы белән бергә үреп алып барырга кирәк. Бу да зур җаваплылык таләп итә. Кыскасы, һәр эшнең үз авырлыгы, үз үзенчәлеге бар.
– Әңгәмәбезне Тарих, тел һәм әдә­бият институтының юбилее белән башладык, шуның белән тәмамлап та куйыйк. Юбилей тантаналары кайчанга планлаштырылган? Анда нинди чаралар урын ала?
– Алда әйтүемчә, 2021 елның 1 ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллык юбилее турындагы махсус указга кул куйды. Юбилей тантаналарын оештыру комитеты төзелде, чаралар планы раслану алдында тора. Төп тантаналар һәм гыйльми чаралар быел сентябрьдә узарга тиеш. Аларның иң зурысы – “XX-XXI гасыр башында академик гуманитар фән: казанышлар, трендлар һәм үсеш перспективалары” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция. Гыйльми форумда катнашу өчен Русия төбәкләреннән, чит илләрдән гуманитар фән өлкәсендә иң абруйлы белгечләр чакырылачак. Бер үк вакытта, гыйльми хезмәтләр күргәзмәсе, ин­ститутның бер гасырлык юбилеена багышланган тарихи күргәзмәләр эшләячәк. Үт­кәннәребезне, казанышларыбызны системалаштырган энциклопедик басма чыгаруга да әзерләнәбез. Кыскасы, юбилей тантаналары гади бәйрәм генә түгел, ул фәнебезгә яңа сулыш, галимнәребезгә чит төбәкләрдәге коллегалары белән аралашу шатлыгы алып килергә тиеш.
– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәх­мәт, Зөһрә Җиһануровна! Барлык уку-чыларыбыз исеменнән Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәренә сәла­мәтлек, сүн­мәс иҗат дәрте телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
әңгәмәләште.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: