Уфаның 155нче лицее укытучысы Гүзәл Арсланова "Башкортстан башкаласының ел укытучысы-2022" конкурсында җиңү яулады.
27 еллык эш тәҗрибәсе булган педагог бу вакыт эчендә һәр баланың күңеленә ачкыч табарга өйрәнгән. Ул балалар бакчасында һәм университетта да эшләгән, әмма үз юлы итеп мәктәпне сайлаган.
“Башкортстан башкаласының ел укытучысы-2022” конкурсы ике этапта үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар сыйныф сәгате һәм осталык дәресе күрсәтте. Үткәргән һәр дәрес — баланың йөрәгенә юл табу, дип саный педагог.
— Сыйныф сәгатен без беренче тапкыр очрашкан балалар белән үткәрдек. Аларны кызыксындыру һәм игътибарларын дәрес темасына туплау җиңел булмады, — ди Гүзәл Арсланова. — Тик вакыт белән сыналган методика сынатмады!
Максатчан педагог иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Фото: mgazeta.com