Авыргазы районының югары категорияле укытучысы Рәйсә Әхмәтҗанова утыз елдан артык Талбазы лицеенда балаларга география фәнен укыта. Аның һәр дәресе — дөнья буйлап мавыктыргыч сәяхәт.
Рәйсә Әнәс кызы Мәчетле районында туган. 1989 елда Башкорт дәүләт педагогия инситутының география факультетын тәмамлаганнан соң, яшь кыз Талбазыга эшкә килә. Бүген ул — үз эшенең остасы. Аның укучылары ел саен район дәрәҗәсендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, география буенча республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулый.
Географ үзе дә дөнья буйлап актив сәяхәт итә. Ул бөтен Башкортстанны йөреп чыккан, чит илләрдә булган. Рәйсә Әнәс кызы дәреслектәге материал белән генә чикләнми, укучыларны төрле халыкларның тормыш-көнкүреше белән дә таныштыра.
– Һәр дәрестә мин балалар белән бергә ачыш һәм серләргә бай юл үтәргә, уникаль планетабыз турында сөйләргә, алар алдында әле таныш булмаган бүлекләр ачарга, табигать күренешләренең серләренә төшенүдә, әйләнә-тирәдәге дөньяны һәм үзеңне өйрәнүдә ярдәм итәргә тырышам, — ди укытучы.
Тәҗрибәле укытучы озак еллар инде район география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, яшь белгечләрнең остазы булып тора. Ул ел саен укытучылар өчен район һәм республиканың табигый һәйкәлләренә экскурсияләр, укучылар өчен туристик сәяхәтләр оештыра. Лицей командасы республика экологик слетларында район данын лаеклы яклый.
Яраткан һөнәренә тугры калып, Рәйсә Әхмәтҗанова хез-мәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар арасында хөрмәт казанды. Ул Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы, Башкортстан Мәгариф министрлыгының, район мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнде, “Башкортстан Республи-касының мәгариф алдынгысы” билгесенә ия, шулай ук ул 2009 елда “Иң яхшы укытучы” Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Ләйсән Әлимбәкова.
Авыргазы районы.