Агымдагы елның 26 мартында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештырган "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе кысаларында республикада Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын кабатлау формасындагы эшлекле уен үткәреләчәк.
Акциядә Русиянең барлык төбәкләреннән диярлек чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнаша. Бу көнне ата-аналар үз балалары белән урыннарны алмашырга һәм БДИ процедурасын имтихан пунктына керүдән алып, үз нәтиҗәләрен алганчы узарга мөмкин булачак. Быел аларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк.
Чара барышында ата-аналарга түбәндәгеләрне күрү мөмкин булачак:
— БДИда теркәлү һәм аудиторияләрдә катнашучыларны утырту ничек оештырыла;
— БДИда катнашучыларның эш урыннары нинди була;
— БДИ үткәрүнең объективлыгын тикшерү ничек оештырылган;
— имтихан тапшыру пунктларында эпидемиологик хәвефсезлекнең нинди чаралары кулланыла;
— имтихан тапшыру пунктында контроль-үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау ничек бара?
Үзең белән шәхесне раслаучы документ, кара гельле ручка, бейдж булырга тиеш. Семинар Уфаның Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә (Степан Кувыкин урамы, 100) узачак. Теркәү 10.00 сәгатьтә башлана.
Акциядә катнашу өчен гаризаны 16 мартның 17.00 сәгатенә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Ivanova.IV@bashkortostan.ru,
Гаризада ФИО (тулысынча), эш урынын, кесә телефоны номерын күрсәтергә кирәк.
Фото: education.bashkortostan.ru