Республика Хөкүмәтендә узган эшлекле киңәшмәдә икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Башкортстан мәктәпләрендә экобуфетлар ачу планлаштырылуы турында сөйләде.
"Техник мөмкинлекләр булган мәктәпләрдә заманча уңайлы буфетлар барлыкка килергә тиеш иде. 63 муниципаль берәмлектән бу эшне бары тик Бөре районы, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре генә башкарган. Салават, Мәләвез, Ишембай, Яңавыл һәм Туймазы районнары эшне тәмамлап килә. Республиканың калган 55 муниципаль берәмлегендә эш агымдагы елның беренче яртысында башкарылырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Моратов.
Билгеле булуынча, экобуфетларда укучылар үзебездә җитештерелгән ризыклар сатып алачак, ул “Светофор” системасы буенча маркировкаланачак.
Фото: smartik.ru