+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 март 2022, 10:05

ЦУР: Контроль тагын да катырак булачак!

Мәктәп туклануы проблемалы юнәлештән акрынлап перспективалы үсеш юнәлешенә күчә.

ЦУР: Контроль тагын да катырак булачак!ЦУР: Контроль тагын да катырак булачак!
ЦУР: Контроль тагын да катырак булачак!
Бу юлы Андрей Назаровта үткән киңәшмәдә мәктәп туклануы турындагы доклад иң кыскаларының берсе булгандыр, мөгаен. Проблемалар кими, яхшы яңалыклар арта бара.

Мәктәп туклануы проблемалы юнәлештән тора-бара перспективалы үсеш юнәлешенә күчә. Төбәк Хөкүмәте моңа бик җитди тотынды. Без, Башкортстан ЦУРы командасы, бу эштә бераз булышабыз. Халыкның барлык шикаятьләрен дә эшкә алабыз, анализлыйбыз, киңәшмәләр үткәрү башлангычы белән чыгабыз, мәсьәләне ахырына кадәр җиткерәбез, ә иң катлаулылары турында соңыннан Башкортстан Башлыгына һәм Премьер-министрга җиткерәбез.

Статистикага килгәндә, агымдагы елда мәктәп укучылары туклануының сыйфатына карата шикаятьләр күпкә азайды. Әйтик, Уфада 1 гыйнвардан 8 мартка кадәр ЦУР мәгълүмат системалары бу темага 24 хәбәрне эшкәрткән. Ә бер ел элек шул ук чорда — 147! Бу 6 тапкырга азрак!

Ни өчен шикаятьләр кимегән? Премьер-министрда узган киңәшмәдә бу тема да каралды. Аерым алганда, мәктәп туклануын оештыруда барлык чараларның үтәлешен ныклы контрольдә тоту. Ата-аналарга бу эштә катнашу мөмкинлеге булу. Балаларга ризык әзерли торган компанияләрне техник яктан яңадан җиһазландыру. Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү. Гомумән алганда, намуссыз аутсорсерларны укучыларны сыйфатлы һәм тәмле ризык белән тукландырырга мәҗбүр иттеләр.

Хәер, кайберләре әле дә үзләрен күрсәтә. Әйтик, агымдагы елның гыйнварында Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында яшәүче бер ханым мәктәп ашханәсендәге проблема турында язган иде. Билгеле булуынча, балаларга сыйфатсыз омлет әзерләгәннәр. Моның сәбәбе — сыйфатсыз савыт-саба куллану. Соңыннан барлык җитешсезлекләр дә бетерелгән. Уфа шәһәренең 69нчы мәктәбендә дә проблемалар булды. Тикшерү барышында ашханә хезмәткәрләренең ризык әзерләү технологиясен һәм температура режимын бозулары ачыкланган. Нәтиҗәдә, пешекчеләр бригадасын алыштырганнар.

Алга таба нәрсә көтелә? Агымдагы елның апрелендә Башкортстан ЦУРында мәктәп туклануын оештыру һәм аның сыйфаты буенча тагын бер мәгълүмат панеле барлыкка киләчәк. Проектны Мәгариф һәм фән, Финанс министрлыклары әзерли. Шулай булгач, контроль тагын да катырак булачак, ә шикаятьләр азрак булачагына ышанабыз.

Туклану мәсьләләре буенча "кайнар линия":
Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы: 8 (347) 223-00-23 (8.30 - 17.30);
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы: 8 (347) 292-11-52 (9.00 - 18.00, 13.00-14.00 сәгатьләрдә - төшке ял).
Уфа шәһәре хакимияте: 8 (347) 248-79-55 (9.00 - 18.00, 13.00-14.00 сәгатьләрдә - төшке ял)

#ЦУРБашкортостана

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас