+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 март 2022, 06:45

Республика мәктәпләре яңара

Мәгариф оешмаларын модернизацияләү чыгымнарын финанслауга 4 миллиард сумнан артык акча бирелгән.

Республика мәктәпләре яңараРеспублика мәктәпләре яңара
Республика мәктәпләре яңара
Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Президент Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән гомуми белем бирү мәктәпләрен модернизацияләү федераль проектына республиканың актив кушылуы турында белдерде.

"Башкортстаннан гаризалар тулы күләмдә кабул ителде. 2026 елга кадәр ремонтлана торган реестрга гомуми белем бирү мәктәпләренең 365 бинасы кертелгән. Димәк, хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык объектларның чиреге укыту һәм тәрбия өчен яңа шартлар алачак. 2023 елга кадәрге чорда кырык муниципаль берәмлекнең биш дәүләт һәм 98 муниципаль мәктәп бинасы ремонтланачак һәм җиһазландырылачак", — ди Андрей Назаров.

Премьер-министр шулай ук проект кысаларында 2023 елга объектларны өстәмә сайлап алуда катнашу планы турында да сөйләде. Андрей Назаров ассызыклавынча, бүген инде 35 мәктәп өчен уңай нәтиҗәләр бар, ә җәлеп ителгән федераль акчалар суммасы 1,1 миллиард сум тәшкил итә.
“Яңа уку җиһазлары, укыту-методик әдәбият һәм мәгариф кадрларының һөнәри компетенцияләрен үстерү белән бергә мәктәп корпусларын яңарту, һичшиксез, белем бирү процессы сыйфатына уңай йогынты ясаячак", — дип билгеләп үтте ул.

Билгеле булуынча, федераль бюджет Башкортстанга 2022 һәм 2023 елларга, “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында, мәктәпләрне модернизацияләү чыгымнарын финанслауга 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде.

 
 
Фото:pravdaurfo.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас