Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы-2021” республика конкурсының көндезге этабы дәвам итә. Беренче көнне Уфаның 65 нче Татар гимназиясендә 13 конкурсантның җидесе көндезге этапның “Укытучы-профи” дип аталган турында көч сынашкан иде. Кичә исә калган 6 бәйгече Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә дәрес үткәрде.
— Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе) Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәре буенча дәрес үткәрде; Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе) Зәкәрия Әхмәровның “Агачлар да авырый” әсәре аша балаларны табигатькә сакчыл карарга чакырды; Алия НИГАМАЕВА (Нефтекама шәһәре, “Белем” полилингваль мәктәбе) укучыларны зат алмашлыклары белән таныштырды; Илзидә ХӘЙРУЛЛИНА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе) үз дәресен тамырдаш сүзләргә багышлады; Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе) Марсель Галиевның “Уйна әле” әсәрен бик үтемле итеп балаларга төшендерде; Айгөл НУРИСЛАМОВА (Кушнаренко районы, Иске Камышлы мәктәбе) укучыларга сүз төзелешен, тамыр һәм кушымча бәйләнешен аңлатты. Бәйгечеләр арасында Эльмера МӘРДӘМШИНА, Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА кебек инде 20-25 еллык педагогик стажга ия булган тәҗрибәле укытучылар да, Алия НИГАМАЕВА кебек әле хезмәт юлына яңа аяк баскан яшьләр дә бар иде. Хәзер инде беренче этапның нәтиҗәләрен көтәргә кала, — дип белдерде жюри әгъзасы Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читтән торып үткәрелгән һәм “Укытучы-профи” турларында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар осталык дәресе күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.
“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Алар “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк.
“Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта билгеле булачак.