“Кичә Уфага Луганск Халык Республикасының Петровский шәһәреннән 30 бала килде. Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемен йөрткән 22нче мәктәп укучылары безнең шифаханәләрнең берсендә ял итәчәк.
Сигез ел инде бу балалар атышлар тавышында яши, аларның тыныч балачагы булмады. Аларның күбесе бу яшькә җитеп, беренче тапкыр тыныч, рәхәт тормыш күрә. Аларның иң өлкәненә — 17 яшь, иң кечкенәсенә 10 яшь, сугыш башланганда аңа нибары ике генә яшь була... Донбасста сугыш хәрәкәтләре барган вакытта Петровский шәһәрендә педиатр булмаган, шуңа күрә балалар шифаханәдә сәламәтлеген ныгытыр дип өметләнәбез.
Без яшь кунаклар өчен бай программа әзерләдек. Республиканы күрсәтербез, хоккей матчына алып барачакбыз. Алар өчен, башка балаларныкы кебек үк, чын каникуллар оештырырга телибез. Бу аларны бераз гына булса да өйләрендә барган куркыныч вакыйгалардан арындырып торыр дип өметләнәм”, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.