+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 март 2022, 05:20

Быел 63 мәктәп яңарачак

Уфа районының Жуково авылында аларны модернизацияләү мәсьәләсе буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Быел 63 мәктәп яңарачакБыел 63 мәктәп яңарачак
Быел 63 мәктәп яңарачак
Модернизацияләү программасының техник һәм оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, парламентның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе, “Яңа мәктәп” төбәк проекты җитәкчесе Раил Әсәдуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Миназов, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре, профильле федераль программага кергән гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары һәм ата-аналар комитетлары рәисләре катнашты.

— Яңа уку елы башына Башкортстанда 63 мәктәп объекты модернизацияләнергә тиеш. Сүз ремонт кына түгел, уку җиһаз­ларын яңарту, мәктәпләрне яңа укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү турында да бара, — диде Раил Әсәдуллин. — Тагын 17 белем бирү оеш­ма­сының 2022-23 уку елында корпуслары яңартылачак. Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру актив фазага керә. Конкурс процедуралары бара, подрядчы төзелеш оешмалары билгеләнә.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар программа чараларын оештыруның эчтәлеге һәм методикасы турында фикер алышты. Подрядчылар белән эш­ләүгә, проектның сыйфатына һәм аны үтәү срокларына аерым игътибар бирелде.
— Чараны үткәрү мәйдан­чыгы итеп биналарны бизәү­нең, функциональ зоналарны оештыруның, кабинетларны җиһазлауның үзенчәлекле юлларын тапкан мәктәп сайланды, — диде Раил Әсәдуллин.
Киңәшмәдә катнашучылар фикерләр һәм тәҗрибә белән уртаклашты, килеп туган проблемаларны хәл итү буенча белгечләрнең консультация­ләрен алды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас