

Чара кысаларында «Приоритет» аутсорсинг компаниясе, фотомәктәп, ир-егетләр чәчтарашханәләре челтәренә нигез салучы һәм җитәкчесе, "Beauty bar" матурлык студиясе, «Кояшлы шәһәр» гәзите җитәкчеләре белән очрашу узды.
- Колледжның күпчелек чаралары инде традициягә әйләнде. Аларның үзенчәлеге – уку йортының социаль партнерларын киң җәлеп итү, төрле интерактив формалар куллану. Мондый проектлар студентларга эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне яхшырак корырга ярдәм итә һәм алга таба да эшкә урнашачак, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
«Яшь эшкуарлар» проекты уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашулар гына түгел, аларны бизнес нигезләренә өйрәтүне дә күздә тота. Бизнес-проектларны эшләп, студентлар шәһәрнең гамәлдәге эшкуарлары җитәкчелегендә үз идеяләреннән тормышка ашыруга кадәр бөтен юл үтә.
- Проект кысаларында укыту киләчәккә максатлар билгеләргә мөмкинлек бирде. Туган шәһәреңдә дә уңышлы эшкуар булырга мөмкин дип ышанам. Күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Әмма ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Алар - төбәкне үстерергә әзер патриотлар. «Башкортстан Республикасында эшкуарлыкны популярлаштыру» проекты яшьләргә үз көчләренә ышанырга, зур тормышка уңышлы старт алу өчен мөмкинлекләр бирә, - дип билгеләп үтте 4нче курс студенты Данил Мастеров.