+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 Марта 2022, 15:35

“Мәгарифне үстерү” программасы нәтиҗәле эшли

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә видеоконференция төрендә мәктәп системасын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары, Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә үтте. Анда, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия сенаторы Ирек Ялалов катнаштылар.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, республика җәмәгатьчелеге Русия Президенты Владимир Путинның “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе съездында хупланган башлангычын уңай кабул итте, дип билгеләде.

– Яңа уку җиһазлары, укыту-методик әдәбият һәм мәгариф кадрларының һөнәри компетенцияләрен үстерү белән бергә мәктәп корпусларын яңарту, һичшиксез, белем бирү процессының сыйфатына уңай йогынты ясаячак, – диде Андрей Назаров.

Аның сүзләренә караганда, Башкортстан мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү программасына актив кушылган. Эшләрне синхронлаштыру өчен республикада оператив штаб булдырылды, ул үз составында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен, барлык дәрәҗәдәге депутатларны, ата-аналар җәмәгатьчелеген һәм мәгариф хезмәткәрләрен берләштерә.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге ата-аналар җәмәгатьчелеге белән барлык кызыксынган яклар арасында диалог мәйданчыгына әверелде. Мондый көйле эш документларны сыйфатлы итеп рәсмиләштерергә һәм кыска вакыт эчендә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза тапшырырга мөмкинлек бирде.

– Башкортстаннан гаризалар тулы күләмдә кабул ителде. 2026 елга кадәр ремонтланачак объектлар реестрына 365 гомуми белем бирү мәктәбе кертелгән. Димәк, әлеге вакытта гамәлдә булган барлык объектларның дүрттән бер өлеше укыту һәм тәрбия өчен яңа шартлар алачак. Киләсе елга кадәр кырык муниципаль берәмлектә 5 дәүләт һәм 98 муниципаль мәктәп ремонтланачак һәм җиһазландырылачак, – диде Андрей Назаров.

Моннан тыш, Башкортстан әлеге программа буенча киләсе елга объектларны өстәмә сайлап алуда катнашырга планлаштыра. Бүгенге көндә 35 мәктәп бинасы буенча уңай бәя бар, җәлеп ителгән федераль финанслау 1,1 миллард сум тәшкил итә. Бүген Башкортстанга федераль бюджеттан агымдагы һәм киләсе елларга “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында белем бирүнең мәктәп системасын модернизацияләү буенча төбәк проектларын гамәлгә ашырганда килеп туган чыгымнарны финанслауга 4 миллиард сумнан артык субсидия бирелгән.

“Мәгарифне үстерү” программасы нәтиҗәле эшли
“Мәгарифне үстерү” программасы нәтиҗәле эшли
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас