+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 март 2022, 04:40

Юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?

Башкортстанда әти-әниләргә балалар ялы өчен икеләтә кешбэк алырга мөмкин.

Юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?Юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?
Юллама өчен акчаны ничек кайтарырга?
Башкортстанда һәм бөтен Русия буенча 31 марттан балалар ялы өчен кешбэк программасы яңартыла. Аның ярдәмендә ата-аналар лагерьга юлламалар бәясенең бер өлешен кире кайтара ала.

Шулай итеп, “Мир” картасы белән түләү шарты белән юллама бәясенең 50 процентына кадәр, әмма 20 мең сумнан да артмаган күләмдә, биш көн эчендә кире кайтарырга мөмкин.

Моннан тыш, Башкортстанда урнашкан лагерьларда балалар кешбэгының республика программасы эшли, аның буенча ата-аналарга төбәк Хөкүмәте билгеләгән юллама хакының 30 процентын (5 934,6 сум) кире кайтарачаклар.

Бу очракта “Мир” системасы белән түләгәннән соң, 30 көн эчендә компенсациягә баланың уку урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза белән бергә документларны тапшырырга кирәк. Акча 15 көннән соң кире кайтарылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның кешбэк программасы буенча Башкортстанда яшәүче ата-аналар федераль һәм төбәк ташламаларын бер үк вакытта ала алалар.

Юлламаны мирпутешествий.рф сайтының “Балалар лагерьлары” бүлегендә сайларга мөмкин. Юлламалар агымдагы елның 31 мартыннан сатыла башлый. Балалар лагерьларында 1 майдан ял итәргә мөмкин.

Кешбэкны гаиләдәге һәр бала өчен алырга була. Балаларның яше, сменалар һәм түләүле юлламалар саны чикләнмәгән.

Бер балага лагерьга бару саны чикләнмәгән – берничә сменада ял итәргә мөмкин. Кешбэк алу өчен һәр сәфәргә аерым транзакция үткәрергә кирәк.

Гаиләдә берничә бала лагерьда ял иткән очракта да, сатып алынган һәр юлламаның яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.

 
Фото: ufa.rbc.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас