+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 март 2022, 10:30

“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы лидерлары билгеле

Бүген педагоглар “Матбугат конференциясе”ндә катнашты.

“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы лидерлары билгеле“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы лидерлары билгеле
“Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы лидерлары билгеле
Башкалада “Башкортстанның ел укытучысы — 2022” конкурсы ахырына якынлаша. Бүген педагоглар мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнашлыгында узган “Матбугат конференциясе”ндә педагогик осталыкларын күрсәтте.

Биредә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укытучысы” бәйгеләрендә финалга чыккан бишәр педагог эрудициясен, иҗади сәләтен һәм белемен күрсәтте. Бу сынауда конкурсантларга мәгариф һәм фән министры, хакимият вәкилләре, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурсантларга видеоэлемтә аша “Русиянең ел укытучысы-2021” җиңүчесе Екатерина Костылева, Мәскәүдән физика укытучысы Артем Барат, “Хатын-кыз бәхете территориясе” проекты җитәкчесе Каринэ Хәбирова, республиканың абруйлы мәктәп директорлары да сораулар юллады.

Соңгы сынау өч этаптан торды. Аның беренче этабында министр бәйгечеләргә мәгарифтәге көнүзәк проблемаларга кагылышлы сораулар бирде. Айбулат Хаҗинның: “Әгәр дә сезне министр итеп куйсалар, иң беренче нәрсәләр эшләр идегез?” - дигән соравына укытучылар бүген үзләрен аеруча борчыган мәсьәләләргә тукталды. Мәсәлән, кемдер мәктәптә укытучыларны документлар белән эшләүдән арындыруны, икенчеләр бала санына карап финанслауны бетерүне, өченчеләр мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшыртуны тәкъдим итсә, кемнәрдер туган тел сәгатьләре, түгәрәкләр кимүгә борчылуын белдерде. Министрның балаларны Интернеттагы негатив мәгълүматтан ничек сакларга, һөнәри эшчәнлектә нәрсәгә ирешергә теләр идегез, ата-аналар белән мөнәсәбәтне ничек дөрес төзергә, дигән соруларына да финалчыларның һәркайсы диярлек үз фикерен ачык белдерде. Күпләре, үз тәҗрибәсенә таянып, көндәлек мәктәп тормышыннан мисаллар китерде. “Укытучы балалар алдында да, әти-әниләр өчен дә авторитет булырга тиеш”, “Педагог үзенең гамәле һәм эшләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш”, “Укытучы һәр укучыны үз баласы кебек күрергә тиеш” — чарада катнашучы мөгаллимәләр бүгенге педагогның төп эшчәнлегенә шундый бәя бирә.

“Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә быел 13 педагог көч сынашты. Беренче этаптагы сынауларда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 7 укытучы конкурсның “Укытучы-мастер” этабына үтте.
“Укытучы-мастер” этабы ике сынаудан торды. Укытучылар 18 мартта Уфаның 84нче Татар гимназиясендә сыйныф сәгате үткәрде. Ә 19 мартта Мәгарифне үстерү институтында бәйгечеләр “Осталык дәресе” күрсәтте. Беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча конкурсантлар арасында лидерлар билгеле булды. Ләйсән Морзаева (Дүртөйле районы, Исмаел мәктәбе), Альбина Хәйруллина (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1нче мәктәбе), Светлана Ямалетдинова (Миякә районы, Әнәс мәктәбе), Эльвира Сәлимгәрәева (Балтач районы, Ялангач мәктәбе), Гүзәл Исламова (Борай районы, Чалкак мәктәбе) һөнәри бәйгенең “Укытучы-лидер” этабына үтте.

Иртәгә “Ел укытучысы —2022” бәйгесенең йомгаклау тантанасында конкурс лауретлары игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр билгеле булачак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас