+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 март 2022, 12:15

Киләчәк - яшьләр кулында

Башкортстанның алдан һөнәри әзерлек үзәге Русиянең 20 төбәгеннән килгән коллегаларын стажировкага кабул итәчәк.

Киләчәк - яшьләр кулындаКиләчәк - яшьләр кулында
Киләчәк - яшьләр кулында


2022 елның 22-24 мартында Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге Русиянең 20 төбәгеннән килгән коллегаларын стажировкага кабул итәчәк.
Программа кысаларында эшнең төп механизмнары, алдан һөнәри әзерлек үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре белән танышу көтелә. Шулай ук программага Уфа технология һәм дизайн колледжы, Уфа күппрофильле һөнәри колледжы, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы остаханәләре буенча экскурсия дә кертелгән.
- Башка төбәкләрдән килгән коллегалар тәҗрибәсе белән танышу үз максатларына һәм бурычларына ирешүнең яңа нәтиҗәле мөмкинлекләрен табарга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге һәм төбәкнең урта һөнәри белем бирү системасы эше белән кызыксыну, һөнәри белем бирү системасын икътисад ихтыяҗларына яраклаштыру процессларының югары нәтиҗәлелеген раслау булып тора", - дип өстәде ведомство җитәкчесе.
Кунаклар арасында Санкт-Петербург, Курган, Кострома, Омск, Ленинград, Волгоград, Киров, Ярославль, Брянск, Липецк, Рязань, Псков, Түбән Новгород, Новгород өлкәләре, Приморье крае, Марий Эл, Алтай, Бурятия һәм Удмурт республикалары вәкилләре көтелә.


Фото: фэк.рф

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас