Сабыйлар балалар бакчасында киез итекләрдә, җылы кофталарда йөри, киенеп йоклый. Шуның аркасында алар еш авырый. Әти-әниләргә эшкә барырга кирәк, шуңа күрә сабыйларны салкын балалар бакчасына йөртергә мәҗбүрләр.
Благовар районының Первомайский авылы балалар бакчасындагы хәл турында Айсылу Абдуллина агымдагы елның 27 декабрендә төбәк Башлыгы Радий Хәбировның посты астында борчулы комментарий калдырган. Мөрәҗәгать Башкортстан ЦУРы системасына эләгә һәм алар аны Благовар районы хакимиятенә юллый.
Район хакимияте капиталь ремонтны планлаштырган. Элек планлаштырылган фольгоизолон һәм ОСП белән җылыту урынына "җылы идән" ясарга булганнар. Смета төзегәннәр, подрядчы оешма билгеләнгән.
Агымдагы елның 15 мартына барлык эшләр дә төгәлләнгән, хәзер балалар бакчасы төркемендә сабыйлар өчен җылы һәм уңайлы.
ЦУР командасы коллегаларына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерә.